Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең унынчы спартакиадасы узды

Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән халкыбыз.

Тормыш артыннан куып, күбебез үзебезне чыныктыру өчен вакыт таба алмый. Ә бит спорт белән шөгыльләнү үзеңне яхшы формада тоту гына түгел, ул сәламәтлек нигезе дә. Медицина хезмәткәрләре күп хәрәкәтләнгән кешенең аз авыруын үз үрнәкләрендә раслый. Алар арасында ел саен спартакиада уздырыла. Җомга көнне аның унынычысы тантаналы шартларда ачылды.

Калабызның сәламәтлек саклау системасында 3,5 мең хезмәткәр эшли. Аларның 1500 дән артыгы спорт белән ныклап шөгыльләнә. Физкультура һәм спортны ышанычлы дуслары итеп сайлаучылар арасында табиблар да, урта һәм кече медицина персоналы да һәм башка хезмәткәрләр дә бар. Ак халатлы шәфкать ияләрен ел саен "Милләтләр кроссы"нда да, "Россия чаңгы юлы" узышларында да күрергә була. Медицина учреждениеләренең спорт командасы шулай ук шәһәр, төбәкара, республика спартакиадаларында да актив катнаша һәм, әйтергә кирәк, даими рәвештә җиңүләр, призлы урыннар яулый. Хәтердә, 2006 елда республика спартакиадасыннан безнең команда санитар автомобиль белән бүләкләнеп кайткан иде. 2011 елда алар төбәкара һәм республика спартакиадасында беренче урынны яуладылар. Узган ел Татарстан буенча икенче призлы урынга лаек булдылар.

Спартакиаданы ачу тантанасында катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков медицина хезмәткәрләренең сәламәт яшәү рәвеше алып барудагы шәхси үрнәкләренә югары бәя бирде. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин спорт ветераннарын, ярышларны оештыруда зур өлеш кертүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Быел спартакиаданың кубогы булдырылган. Аңа кем ия булыр - бу волейбол, бильярд, өстәл теннисы, чаңгыда узышу, аркан тарту, шахмат, йөзү, ату, җиңел атлетика буенча көч сынашу тәмамлангач, май аенда билгеле булачак. Узган ел җиңүгә ашыгыч медицина ярдәме станциясе командасы ирешкән иде.

Тантанадан соң медицина хезмәткәрләре стадионга җиңел атлетика буенча эстафетага таралышты. Дүрт этаптан торган эстафетада сигез команда катнашты. Финишка беренче булып үзәк район шифаханәсе командасы килде. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм стоматология поликлиникасы икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250