Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Узган ел мәдәният һәм сәнгать Советы утырышында Россия Президенты "2013 елда мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы 30-33 процентка артачак", дип вәгъдә итте һәм бу гамәлне төбәкләргә йөкләде.

Моңарчы мәдәният "казнада калганнан өлеш чыгучы" тармак исемлеген әйдәде. Озак еллар дәвамында бюджет өлкәсендәгеләр арасында иң аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр мәдәният хезмәткәрләре булды. Моннан соң да шулай калмагае әле...

Шуңадыр да Картиналар галереясында узган һөнәри бәйрәм тантанасында котлаучылар аларга хезмәтләренең лаеклы бәяләнүен теләде. Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре оештыручылар буларак түгел, катнашучылар буларак тәкъдим ителде. Хәер, бу бәхәсле факт.

Картиналар галереясында мәдәният хезмәткәрләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" Василий Самойлов котлады. "Сезнең тырышлык белән бу өлкәдә алга китеш сизелерлек булды: яңа проектлар эшләнде, булганнары камилләштерелде", - дип ассызыклады җитәкче. Һәм 2013 - юбилейлар елының мәдәният хезмәткәрләре өчен аеруча тынгысыз булачагын искәртте.

Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә мәдәниятне үстерү һәм саклауда, 140 учреждениегә тупланып, бер меңнән артык кеше хезмәт куя. Үзешчән сәнгать 500 дән артык коллективны берләштерә. Алар арасында район, республика бәйге-фестивальләре җиңүчеләре генә түгел, чит илләрдә танылу алганнары да бар. Чарада нәкъ менә үз һөнәренең фидакарьләрен - авыл Мәдәният йортлары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, музейлар, китапханәләр хезмәткәрләрен, мәдәният идарәсе вәкилләрен Мәдәният министрлыгының, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының, мәдәният идарәсенең Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. "Татнефть", атап әйткәндә компания гамәлгә куйган "Рухият" фонды да акционерлык җәмгыяте алып барган сәясәткә хәерхаһлы мәдәният учреждениеләрен билгеләп үтте.

Бу тармакны мәдәният һәм сәнгать лабораториясе, ә анда хезмәт куючыларны буыннар һәм халыклар арасындагы элемтәне ныгыту, шәхеснең рухи кыйммәтләрен, әхлакый нигезен формалаштыру белән шөгыльләнүче лаборантларга тиңләделәр. Алты ел элек календарьда 25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне барлыкка килү - аларның тырышлыгын тану омтылышы булса кирәк. Әнә шул омтылышны дәүләт финанслар белән дә ныгытса икән.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250