Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә машина төзелеше белгечлекләре буенча елның “Иң яхшы һөнәр иясе” исеменә бәйге узды

Эшче һөнәренең абруен күтәрү, яшьләргә осталыкларын камилләштерү мөмкинлеге тудыру, алар арасында үз эшенең осталарын ачыклау максатыннан шәһәрдә машина төзелеше белгечлекләре буенча елның "Иң яхшы һөнәр иясе" исеменә бәйге уздырыла. Аның быелгысы 30 мартта үтте.

Эшче һөнәрләренә һәрвакыт ихтыяҗ булды һәм хәзер дә аларга сорау зур. Мәшгульлек үзәгендә булган 1334 вакансиянең күпчелеге эшче белгечлекләре буенча. Шуңа күрә дә калабызда яшьләрне эшче һөнәрләренә җәлеп итү буенча максатчан эш алып барыла. Агымдагы елда бәйге 16 нчы тапкыр оештырылды. Анда катнашучылар санының елдан-ел арта баруы куанычлы күренеш. Быел 11 предприятиедән 57 эшче катнашты. Алар белән тигез дәрәҗәдә Әлмәт һөнәри көллияте укучылары да көч сынашты.

Ярышлар һөнәри көллияттә һәм "Татнефть ААҖ-Кадрлар әзерләү үзәге" НОУда барды. Бәйге теория һәм практик өлештән торды. Эксперт комиссиясе нәтиҗәләр чыгарганда эш сыйфатына гына түгел, эш урыннарына да, хезмәтне оештыруга, техника куркынычсызлыгына һәм башкаларга да игътибар итте.

Төштән соң бәйгедә катнашучылар кабат Яшьләр үзәгенә җыелды. Һәркем концерт программасы барышында ук җиңүчеләрнең исемен көтте. Менә ул көтелгән мизгелләр, менә ул җиңүчеләр: кулдан эретеп ябыштыру остасы булып "Нефтегаз" җәмгыятеннән Евгений Владимиров танылды. Токарьлардан Евгений Корчагин ("Радиоприбор" заводы), фрезерчылардан Владимир Мурзакаев ("Алнас" ААҖ), слесарь-инструментальщиклардан Артур Әскәров ("Торба заводы"), электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтерлардан быел да Роман Ухаботнов ("Татнефть"-Энергосервис" УК ҖЧҖ), инженер-технологлардан Сергей Назимов ("Радиоприбор" заводы) иң яхшы һөнәр ияләре дип табылдылар.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әлеге бәйгедә җиңү предприятиеләрнең кадрлар резервына керү мөмкинлеге дә бирә. Җиңүчеләр хәзер республика конкурсында катнашып шәһәребез данын яклаячак. Быел да сынатмаслар дип ышанабыз. "Һөнәрле беркайчан да югалмый, аңа бар җирдә дә ишекләр ачык; эшле кеше - ашлы кеше" - эшче яшьләр бу сүзләр белән бертавыштан килеште.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250