Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Өлкән. Рус теленең Ожегов төзегән аңлатмалы сүзлегендә әлеге сүзнең мәгънәсе "яшь түгел", "картая башлаган" дип бирелә.

Димәк, алар яшьлекнең өченче этабына аяк баскан кешеләр. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан тантаналы чараны бихисап заллар арасыннан нәкъ менә Яшьләр үзәгендә уздыру да шуңа ишарә түгелме?

Ни генә димә, җирлек пенсионерлары спорттан да, сәнгатьтән дә читтә йөрми. Аларның дәртенә, мавыгучанлыгына хәтта яшьләр көнләшерлек. Түбән Мактама ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Гыйбатова бәйрәм чарасы кунакларын котларга сәхнәгә күтәрелгәч шуны ассызыклады. Ә бит залда Бөек Ватан сугышын үткән, сугыш елларында "Барысы да фронт өчен!", "Барысы да җиңү өчен!" дип фидакарьлек күрсәткән тыл хезмәтчәннәре, сугыштан соңгы елларда илне күтәргән, шәһәр төзегән, сәнәгать тармагын саклап калган, ил икътисадының нигезен тәшкил иткән кара алтын ятмаларын үзләштерә башлаган кешеләр утыра.

- Сез безне һәрвакыт якты киләчәккә өмет белән яшәргә өйрәттегез. Без сезнең белән горурланабыз. Бүгенге бәйрәм - сезгә тиешле илтифат, хөрмәтнең бик кечкенә өлеше. Сезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыгыгыз алдында түбәнчелек белән баш иябез, - дип рәхмәтен ирештерде өлкәннәрне махсус котларга килгән Татарстан иминлек советы секретаре Валерий Власов.

Бүгенге көндә Әлмәт районы һәм шәһәрендә 42 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше гомер кичерә. Район башлыгы Мәҗит Салихов ассызыклаганча, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту җитәкчелекнең өстенлекле юнәлеше булып тора.

- Әлмәттә, мисалга, Өлкәннәр көнен билгеләп узу өчен җирле казнадан 17 млн. сумнан артык акча бүленгән. Сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә 537 кеше яңа фатирлы булган. Предприятие-оешмалар да үз пенсионерларын хөрмәтли. Эшләгән предприятиесе ябылганнарга территориаль җирле үзидарә советлары беркетелгән, - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов.

Тантанада ассызыкланганча, өлкәннәргә игътибар буенча нефтьчеләр үрнәк. Компаниянең ветераннар советы рәисе Татьяна Игнатьева сүзләренә караганда, предприятие карамагындагы 100 мең кешенең 40 меңе пенсионерлар һәм аларның һәммәсе ихтирам вә хөрмәт үзәгендә.

Бу көнне Яшьләр үзәге сәхнәсеннән өлкәннәргә карата теләкләр, рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Төрле ярышларда җиңүчеләрне тәбрикләү сәнгать коллективлары чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәм рухын зал гына да сыйдыра алмасын алдан ук уйлаганнар. Үзәк фойесында талантлы өлкәннәр иҗат иткән картиналар һәм фотосурәтләр күргәзмәсе оештырылган иде.

Ләйләгөл Минаева

Мәгълүм ки, шушы көннәрдә Global Age Watch Index 2013 уңышлы, тыныч картлык рейтингын игълан итте. Әлеге исемлектә Россия 78 нче урында тора. Бәхетлеләр арасында Швеция пенсионерлары - әйдәп баручы. Элеккеге союздаш республикалардан Эстония 29 нчы, Грузия 37 нче, Латвия 45 нче, Литва 50 нче, Әрмән иле 51 нче, Таҗикстан 52 нче, Белоруссия 60 нчы урында тора. Кыргызлар - 63 нче баскычта. Россияне хәтта Украина да уздырган - 66 нчы урында. Бездән соң Камбоджа, Нигерия, Пакыстан, Әфганстан кебек илләр тора. Англия рейтингтан бөтенләй төшеп калган. Россия экспертлары һәм социологлары исә бу күрсәткеч чынбарлыкны тасвирламый дип саный. Алар фикеренчә, рейтинг төзүдә иң мөһиме - исәп методикасы. Бер үк нәрсәгә төрле агентлыкларның бәясе төрлечә булырга мөмкин. Бу исә методикалар субъектив характерда булуына ишарә. Өстенлекле төбәк проектлары институты генераль директоры Николай Миронов рейтинг агентлыкларының Россияне соңгы урыннарга төшерүе традициягә әйләнеп баруын искәртә.

Россиянең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, ил өлкәннәренең 33-36 проценты тормыш сыйфатыннан канәгать. Ә гомумән алганда, сораштыруда катнашканнарның якынча 70 проценты үзләрен бәхетле дип таныткан.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250