Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Бу көннәрдә Өлкәннәр көне уңаеннан лаеклы ялда булучыларны котлаулар, бүләкләүләр бара. Бүген шәһәр һәм районның актив өлкәннәре Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасына үзләре хөрмәтенә оештырылган тантанага җыелды.

Халыкара Өлкәннәр көне 1991 елдан билгеләп үтелә. Әлмәттә аны һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән. Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән шәһәр-район үсешенә өлеш керткән. Әлеге хакта район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да билгеләп үтте.

- Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде ул котлау чыгышында. - Әлмәт күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республикада алда бара. Монда сезнең дә өлеш кергән. Шәһәрдә һәм районда 43 мең өлкән яши. Аларның тормыш-көнкүрешен лаеклы шартлар белән тәэмин итү- безнең төп бурыч.

Наҗия Хәйдәрова республика, нефтьчеләр, муниципалитет тарафыннан пенсионерларга гына түгел, гомумән, һәрбарчабызга уңайлыклар тудыру өчен күп эш башкарылуын искәртте. Мәсәлән, сәламәтлек саклау системасы модернизацияләнә, бихисап социаль әһәмияткә ия проект һәм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла.

- Боларның барысы да шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең, шул исәптән ветераннарның иркен, имин тормышы өчен эшләнә. Быелгы Өлкәннәр көне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан узуы белән дә әһәмияткә ия. Без аны сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, толларга, сугыш елы балаларына зур кайгыртучанлык күрсәтеп яхшы итеп уздырырга бурычлыбыз, - диде район башлыгы урынбасары.

Лаеклы ялда булучылар арасында нефть-газ тармагы ветераннары да шактый. Нефтьчеләрнең социаль объектлар төзүдә, реконструкцияләүдә зур хезмәт куюы - әлмәтлеләргә игътибар күрсәтүенең бер билгесе. Алар төзегән юллардан, биналардан өлкәннәр дә, бүгенге буын да файдалана. "Татнефть" ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин компания карамагындагы предприятиеләрдә, һәр цехта ветераннар оешмасы эшләвен, аларның кара алтын табу тармагында көч куйганнарны игътибар үзәгендә тотуын, алар салган традиццияләрнең саклануын әйтте. Һәр оешма Хәтер китабы булдырган. Анда ветераннарның тырыш хезмәтләре язылып, мәңгеләштереп барыла икән.

Шәһәр һәм ветераннар советы исеменнән чыгыш ясаган Абдулбари Гыйльманов Өлкәннәр көне уңаеннан төбәктә күп чара оештырылуын билгеләп үтте һәм күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен җитәкчелеккә рәхмәтен җиткерде.

Үзешчәннәр иң матур җырларын бүләк итте. Чыгыш ясаучылар арасында өлкәннәр үзләре дә бар иде. Талант картаймый, диләр. Чынлап та, шулай. Пенсионерларның өздереп җырлавына, биюенә, гармунда уйнауларына сокланмый мөмкин түгел. Ә инде аларның спорт чараларында да актив катнашуы - яшьләргә үрнәк.

Табигатьтә алтын көз. Яшел яфраклар саргайды. Өлкәнәюне гомер көзе дип юкка әйтмиләр. Табигатьтәге көз сыман әнә шулай матур картаеп, сәламәт булып, тыныч гомер кичерергә язсын сезгә, өлкәннәр!

Ирина Апачаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса