Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Кытай медицинасы үзәге барлыкка киләчәк

Әлмәттә «Татнефть» компаниясе инициативасы белән кытай медицинасы үзәге барлыкка киләчәк

Сычуань провинциясенең кытай халык медицинасы һәм фармакология идарәсе делегациясе ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм БРКХ җитәкчеләре белән берничә очрашудан соң Әлмәткә килде.

Кытай делегациясе вәкилләре нефть башкаласының медицина оешмалары белән танышты һәм «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән Кытай табибларының эшкә урнашу, яшәү мәсьәләләре,эш графигы турында фикер алыштылар.

Мондый үзәкләр Черногориядә, Чехиядә, Оманда, Беларусиядә һәм Германиядә ачылган. 
Кытай традицион медицинасы һәм фармацевтикасы  берничә мең еллар дәвамында формалашкан белемнәр системасына нигезләнә һәм иглорефлексотерапия, массажлар, банклар, массаж гуаша, аурикулотерапия кебек дару һәм дарусыз дәвалау методикаларын үз эченә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса