Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Корбан бәйрәме билгеләп үтелде

Бөтен дөнья мөселманнары ислам диненең иң изге һәм иң мөкатдәс бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәмен быел 15 октябрьдә билгеләп үттеләр.

Бу уңайдан игелекле, рәхим-шәфкатьле эш-гамәлләр кылу, корбан чалу һәм мохтаҗ-фәкыйрьләргә ярдәм кулы сузу үзен мөэмин-мөселман дип санаган һәр кешенең күңелен сафландыра, бәйрәмгә үзенчәлекле тирән мәгънә өсти. Мөселманнар бу көннәрдә изге эшләр кылу, мохтаҗларны куандыру, аларга ярдәм итү өчен тагын да ныграк берләшәләр, рухи камиллеккә-бөтенлеккә ирешергә омтылалар. Ихлас күңел белән кылынган изгелек-яхшылык, миһербан-шәфкатьлелек - бу изге бәйрәмнең нигезен әнә шулар тәшкил итә.

Бу көнне Әлмәт шәһәре һәм районының барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Үзәк мәчеткә җыелган мөэмин-мөселманнар алдында Әлмәт шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәйрәм вәгазе белән чыгыш ясады. Аннары Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев район башлыгы Мәҗит Салиховның котлавын ирештерде һәм үз исеменнән дә хак мөселманнарны көтеп алынган мөхтәрәм Корбан бәйрәме белән тәбрик итте. Безнең шәһәрдә һәм районда ислам дине йолаларына - борынгы бабаларыбызның рухи мирасына зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Дин тоту өчен бөтен шартлар да тудырылган. Төрле конфессияләр вәкилләре белән татулыкта яшәп, районыбыз мөселманнары рухи яңарыш процессында актив катнашалар, җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара килешеп-аңлашып яшәүне тәэмин итәргә омтылалар, дип ассызыклады Фәрит Миннебаев.

Бәйрәм намазыннан соң теләге булган барлык кешеләр корбан чалу йоласына кереште. Әйтергә кирәк, «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге, муниципалитет, кайбер предприятиеләр тырышлыгы һәм кайгыртучанлыгы белән корбан чалу йоласы традиция буенча ел саен Сабантуй мәйданына бара торган юл буенда махсус җиһазландырылган мәйданчыкта үткәрелә. Быел бирегә республикабыз районнарыннан 1358 корбанлык сарык китерелгән иде, алар барысы да ветеринария контроле үтте. Шәһәрдә яшәүчеләрне Үзәк мәчеттән корбан чалу мәйданчыгына «Әлмәт пассажир автотранспорты производство берләшмәсе» ААҖ һәм «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП транспорты ташыды.

Энҗе Хәсәншина

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250