Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә кар автомобильләре узышты

Бүген Әлмәт халкы һәм кунаклар кар автомобильләре кроссы шаһиты булдылар.

Көн салкын булуга да карамастан, шәһәр мәйданында ярышларны кызыксынып күзәтүчеләр күп иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов үзенең сәламләү чыгышында районда нефтьчеләр ярдәме белән спортның 52 төре үсештә булуын, байтак кына җиңүләргә ирешелүен ассызыклады. Мәсәлән, Әлмәттә ел саен уздырыла торган экстремаль ярышларның оештыручысы безнең якташыбыз - Вячеслав Колотовкин. Ул аквабайк буенча халыкара класслы спорт мастеры. Вячеслав Колотовкин экстрим-паркта махсус төзелгән яңа трассада беренче тапкыр үтүче әлеге ярышларда Әлмәтнең "Ультиматум" спорт-техник клубыннан да 7 кешенең үз көчләрен сынап каравын җиткерде. Гомумән алганда, ярышларга илнең төрле почмакларыннан 80нән артык узышчы килгән иде. Аларга нефтьчеләрнең изге теләкләрен "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин да җиткерде. Киләчәктә Әлмәттә тагын да күләмлерәк ярышлар оештыру күздә тотыла. Универсаль трасса төзелеп беткәннән соң мотокросс, квадракросс, велокросс буенча спорчыларны да кабул итә алачакбыз.

Регина Бурцева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса