Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә капиталь ремонттан соң беренче йорт тапшырылды

Быел торак йортларга капиталь ремонт уздыру исемлегенә Әлмәттән 35 йорт кертелде. Җомга көнне аның беренчесе - Чернышевский урамындагы яңартылган 6 нчы йортны тапшыру тантанасы булды.

Мәгълүм булганча, районда торак фондка капиталь ремонт 2008 елдан үткәрелә башланды. 2008-2013 елларда, лифт җиһазларын алыштыру программасын да кертеп, 414 йортка капиталь ремонт ясалды. Бу 2106,8 миллион сум акча дигән сүз. Дистәләрчә еллар дәвамында ремонт күрмәгән йортларның түбәләре алыштырылды, фасадлары җылытылды һәм матур төсләргә буялды, 213 йортта инженерлык челтәрләре яңартылды, гомуми кулланылыштагы урыннарда электр-монтаж эшләре башкарылды, 20 торак йортта 77 лифт куелды, икесенә модернизация ясалды.

Төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел ясалучы капиталь ремонтны да исәпләсәк, яңартылган, уңайлыклар тудырылган йортларның саны 449 га җитә. Чернышевский урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр бу бәйрәмне озак көткәннәр. Ә хәзер сөенеп туя алмыйлар. Алар фасадны җылыту, подъезддагы тәрәзәләрне алыштыру, анда энергияне янга калдыра торган яктырткычлар кую торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне киметер дип өметләнәләр.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков подряд оешмасы итеп сайланган "Альянсстрой" җәмгыятенә җылы сүзләрен җиткерде. Алар ремонт эшләрен гыйнвар аенда башлаган булган. Һәм менә беренчеләрдән булып тәмамлаганнар. Әгәр ремонт эшләрендә биш ел дәвамында берәр җитешсезлек килеп чыга икән, подряд оешмасы аны бетерергә бурычлы.

Тырыш хезмәткәрләргә район башкарма комитеты һәм Советының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Николай Богданчиков нефтьчеләрне дә рәхмәт сүзләре белән искә алды. Хәтердә булса, нәкъ менә "Татнефть" компаниясе калабызда торак йортларга беренчеләрдән булып капиталь ремонт ясый башлады. Кара алтын табучылар 54 йортны төзекләндерде.

Капиталь ремонт тәмамлану чарасы җыр-биюләр белән барды. Бу көнне өйдә булган һәркем урамга чыккандыр. Йорт буенча өлкән итеп сайланган Ольга Егорова шушындый күркәм хезмәт өчен рәхмәт әйтеп, әлеге чисталык һәм тәртипне саклаячакларына ышандырды. Әлбәттә, матурлык һәм уңайлык иң элек йортларда яшәүчеләрдән тора. Теләсә нәрсә язылган фасад-стеналарда, ватык лампочкаларда, саксыз ябылу нәтиҗәсендә каерылган ишек-тәрәзәләрдә һәм башка шуның ише хилафлыкларда кем гаепле?

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Зәмзәмия Ханнанова, 83 яшь:

- Мин бу йортта 42 ел яшим. Шул вакыттан бирле мондый ремонт булмады. Фатирларыбыз нык салкын булды, түбәдән су үтте, йорт стеналары куба башлаган иде. Ә хәзер стеналарны җылыттылар, ремонтны матур итеп ясадылар. Мин үзем дә көн саен прораб кебек ничек эшләгәннәрен карап йөрдем. Чиста, әйбәт эшләделәр. Йортыбыз матурланганга сөенеп бетә алмыйбыз. Көн дә капка төбендә карчыклар белән шул хакта сөйләшәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса