Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “IТ-чемпион” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

"IТ-чемпион" республика бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. 26 майдан 1 сентябрьгә кадәр барган әлеге этапның "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр калабызның Яшьләр үзәгенә җыелды.

Тормыш алга бара. Элек теге яки бу службаларга мөрәҗәгать итү, гаризалар язу өчен су буе чират торырга, бусагалар таптарга туры килсә, хәзер үтенечне, шул исәптән шикаятьләрне дә компьютеры булганнарга өйдән чыкмыйча гына җиткерергә, түләүләрне дә замана "техникасы" аша гына башкарырга була. Бүген терминаллар урнаштырылмаган учреждениеләр бармак белән генә санарлык. Ләкин әле бу мөмкинлекләрдән күбебез файдалана белми. Республиканың Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары "IТ-чемпион" бәйгесен дә шушы максаттан - халыкка күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тагын да ныграк таныту, алардан электрон файдалануны арттыру өчен оештырган. Бәйгедә беренче сыйныф укучыларыннан алып унберенчеләргә кадәр катнашты. Алар әти-әниләрен, өлкән яшьтәге танышларын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә, анда үз кабинетларын булдырып түләүләрне шуның аша башкарырга өйрәтергә тиеш иде. Түләүләр ничә сумлык була - монысы мөһим түгел, укучыларга балл портал аша уздырылган операцияләр санына карап өстәлә. Бәйге быелның 1 мартыннан 20 декабрьгә кадәр өч этапта үткәрелә. Беренчесе 1 марттан 24 майга кадәр булды.

Бүген бәйгедә 237 мең укучы катнаша, алар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән эш итүгә 279 меңнән артык өлкәнне җәлеп иткән. Бәйгенең II этабында IТ-чемпион булып һәр районнан өчәр укучы, барлыгы 153 укучы табылган. Җәйге каникуллар вакытында аларның ярдәме белән порталда 20 меңнән артыграк өлкән теркәлгән.

Әлмәткә Азнакай, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән районнарыннан да укучылар килде. Араларында кечкенә сыйныфта укучылар да бар иде. Башта калабызның яшь кунаклары шәһәр буенча сәяхәт кылды, паркта, шарлавыклы буаларда, 25 нче мәктәптә булдылар, "8 миля" картинг-клубында машиналарда узыштылар. Алган тәэсирләре искиткеч.

Бүләккә дигән iPad планшетларын җиңүчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Василий Самойлов тапшырды. Ул киләчәктә һәркем электрон хезмәтләрдән файдалана алыр дигән ышанычын белдерде, моның өчен барлык шартларның да булуын, укучыларның керткән өлешен билгеләп үтте.

Сәхнәгә безнең дә өч кызыбыз күтәрелде. Кәләй мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Валерия Мифтахова беренче урын алган. Җыйган баллары буенча 5 нче гимназиянең 8 а сыйныфы укучысы Айгөл Сәгъдиева икенче һәм 6 а сыйныфыннан Дарья Кондратьева өченче урынга чыккан. Кызлар өйдәгеләрен, әби-бабайларын, туганнарын, күршеләрен дәүләт порталында теркәлергә, электрон аша гына түләргә ярдәм иткән. Алар IТ-чемпионнар арасына эләгүләренә һәм, әлбәттә инде, бүләккә шатланулары белән уртаклаштылар.

Менә икенче этапка да нәтиҗәләр ясалды, 2 сентябрьдән бәйгенең чираттагы этабы старт алды. Аңа 20 декабрьдә йомгак ясалачак. Димәк, алда да һәрбер районнан иң актив укучыларны бүләкләр көтә.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250