Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ике ФАП ачылды [ + фото, + видео]

Бүген Әлмәт районындагы ике авылда халык өчен зур шатлыклы вакыйгалар булды - Багряж авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды, Чуваш Сиренькиносындагысы да капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты.

Мәгълүм булганча, узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешенә старт бирелгән иде. 2012 елда республикада аның нигезендә 74 ФАП төзелде. Әлмәттә мондый беренче модульле ФАП бинасы үткән ел Чупай авылында ачылды. Шулай ук бишмунчалылар да яңа биналы булган иде.

Ниһаять, багряжлыларның да хыяллары тормышка ашты. Авыл халкы нык сөенде бу бүләккә. Багряж Кләмәнтәй авыл җирлегенә карый. Җирлек башлыгы Леонид Языков әйтүенчә, авыл үсә. Хәзер яшьләр дә биредә теләп кала. Бәлки монда Багряжның искиткеч матур, урманлы-күлле урынга урнашуы да сәбәпчедер. Кайбер торак пунктлардан аермалы буларак, авылда табигый үсеш күзәтелә.

Яңа ФАПның гомуми мәйданы 62,5 квадрат метр тәшкил итә. Ул кирәкле барлык җиһзалар, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Биредә фельдшер, манипуляция, санузел һәм башка бүлмәләр ясалган. Ул 114 кешегә хезмәт күрсәтә. Аларның 29 ы балалар. Авыл халкы да, җитәкчелек тә бу медицина пунктының мөдире Вера Миронованың хезмәтеннән канәгать. Ул багряжлыларга 2008 елдан бирле хезмәт күрсәтә.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әлеге блоклы-модульле бина бик тә уңайлы: тавыш һәм җылылыкны читкә чыгармый, каравыл-янгын сигнализациясе дә бар. Биналар "Татнефть" ААҖнең финанс ярдәме белән "Азнакай Нефтемаш заводы" җәмгыяте тарафыннан ясала. Муниципалитет та читтә калмаган - Багряж ФАПы териториясен төзекләндерүгә һәм коммуникацияләр тоташтыруга ярты миллион сум акча бүлеп биргән.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Мәҗит Салихов, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар килгән иде. Алар изге теләкләрен җиткерделәр. Фидакарьләргә район Советы һәм бакшкарма комитетының, Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чуваш Сиренькиносында да бүген - чын бәйрәм. Музыка, җыр, аллы-гөлле шарлар - барысы да фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт үтүнең зур сөенеч булуы хакында сөйли. Быел Әлмәт районында республика бюджетына җиде ФАПта капиталь ремонт уздырыла. Болар - Бута, Яшьләр, Нагорное, Ерсубайкино, Новоникольск, Тихоновка һәм Чуваш Сиренькиносы. Һәр фельдшер-акушерлык пунктына 100әр мең сум акча бүлеп бирелгән. Авыл җирлекләре, депутатлар да өлеш керткән. Сүз уңаенда, Ямаш табиблык амбулаториясендә 2 миллион сумлык һәм Кузай участок шифаханәсендә 5 миллион сумлык капиталә ремонт тәмамлануга таба бара.

Чуваш Сиренькиносындагы ФАП 1988 елдан бирле эшли икән инде. Ул 435 кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Капиталь ремонтны "9 нчы СМУ" ҖЧҖ уздырган. Аларның эшеннән һәркем канәгать.

Район башлыгы Мәҗит Салихов сиренькинолыларның да шатлыклары белән уртаклашты. ФАПның өй туена бүләк тә алып килгән. Тырыш хезмәтләре өчен биредә дә Рәхмәт хатлары белән бәяләнүче хезмәткәрләр, депутатлар булды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250