Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ике балалар бакчасын төзү буенч эш дәвам итә

Әлмәттә «Көнбатыш капка » һәм «Яшьлек» микрорайоннарында балалар бакчалары төзү эшләре дәвам итә.

Биредә башкарылган эшләр белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та танышты. Ул подрядчылар белән күрешеп, кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышты.
«Яшьлек» микрорайонындагы яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Объект мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү республика программасы буенча сафка бастырыла. Бүгенге көндә монда бетон диварларны монтажлау буенча эшләр алып барыла. Анда 21 эшче көч куя.
«Көнбатыш капка» микрорайонында исә балалар бакчасын 2013 елның февралендә төзи башлаганнар. Хәзерге вакытта диварларга кирпеч салу эшләре төгәлләнгән, тәрәзәләр куелган, төзелешнең эчке ягында эшләр алып барыла. Объектта 27 кеше эшли. Балалар бакчасы, мәктәпкә кадәр учреждениеләрдә чиратны бетерү федераль программасы буенча төзелә.
Мәҗит Салихов мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешен тизрәк тәмамлау өче ике сменада эшләү бурычын куйды, дип хәбәр итә almetyevsk.tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса