Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә җиңел атлетика эстафетасы

1 майда Әлмәттә 55 нче тапкыр 1 май эстафетасы үтте, аны "Татнефть" профсоюз комитеты оештырды. Эстафетада 1500 чамасы кеше катнашты.


Мәктәпләр арасында 1 нче урынны 2 нче лицей кызлары һәм 17 нче мәктәп егетләре алды. Вузлар арасында җиңүчеләр - Әлмәт нефть институты кызлары һәм егетләре. Урта махсус уку йортлары арасында политехник техникумның кызларына да, егетләренә дә тиңнәр булмады.

Предприятиеләр арасында "Татнефтегазпереработка" идарәсе командасы җиңеп чыкты, икенче урында "Елховнефть", өченче урында "Әлмәтнефть" идарәсе командалыры.

Ярышларның төп өлешеннән соң сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм пропагандалау максатыннан массакүләм йөгереш оештырылды. Анда гомуми белем мәктәпләрендә һәм спорт мәктәпләрендә укучылар катнашты. Бу беренче тапкыр иде, стартка 200 ләп кыз һәм малай басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса