Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Идел буе федераль округының грек-рим көрәше буенча ярышлар уза

Россиянең төрле өлкәләреннән 300дән артык спортчы Әлмәткә Идел буе федераль округының грек-рим көрәше буенча ярышларда катнашырга җыелды.

Биредә 1998-99 елда туган егетләр катнаша. Ярышлар 18-19 октябрь көннәрендә уза.

Ярышларда Татарстан данын яклап 50 спортчы катнаша, аларның 19 ы әлмәтлеләр. Алар арасынды нефть башкаласының иң көчле спортчылары 2012 елда Россия беренчелегендә җиңү яулаган, спорт мастерына кандидат Риналь Усманов (6 нчы мәктәп), 2012 елда Россия беренчелегендә өченче урын алган, РФнең җыелма командасы әгъзасы, мастерлыкка кандидат Владислав Мамбетов (16 нчы мәктәп) һәм 2012 елда Идел буе федераль округының, РФнең спорт мәктәпләре Спартакиадасының бронза призеры Бикбулат Биктәшев (16 нчы мәктәп) бар.

Фотолар Әлмәт муниципаь районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса