Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручысын ачыкладылар [+ФОТОЛАР]

Менә ничә ел инде Әлмәттә "Иң яхшы ишегалды җыештыручысы", "Чәчәккә күмелгән ишегалды", "Чәчәктә утыручы балкон", "Иң яхшы подъезд" бәйгеләре уздырыла.

Бәйгенең кирәклегенә, әһәмиятенә шәһәр буйлап йөргәндә тагын да ныграк төшенәсең: матур, чиста, каралган ишегаллары, подъездлар һәм балконнар саны елдан-ел арта бара. Кешеләрдә хуҗа булу хисе көчәя. Йортларда яшәүчеләр берсеннән-берсе уздыра-уздыра ишегалларында чәчәкләр үстерә.
Комиссия узган елның чәчәккә күмелгән иң матур ишегалды дип Калинин урамындагы 64 нче йорт ишегалдын тапты. 8 Март урамындагы 6 һәм Тукай урамындагы 19 нчы йорт ишегалларына икенче һәм өченче урыннар бирелде. 2015 елның иң яхшы ишегалды җыештыручысы дип "7 нче ЖЭУ" хезмәткәре Минзилә Фәрхетдинова билгеләнде. Подьездлар арасында иң матуры дип "Алсу" идарәче компаниясе хезмәт күрсәтүендәге Нефтьчеләр урамындагы 11 а йортыныкына өстенлек бирелде.
Бәйгедә катнашучылар альбомнар да ясаган иделәр. Аларның һәммәсе дә март азагында - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан уздырылган тантанада билгеләп үтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса