Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Муса Җәлилне искә алдылар

Бүген Муса Җәлил һәйкәле янында герой-шагыйрьне искә алдылар, һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Чарага мәктәп укучылары, бакчага йөрүче нәниләр, Әлмәт язучылары һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бөек шәхеснең иҗатына битараф булмаган шәһәрдәшләребез килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова үз чыгышында әлмәтлеләр өчен бу көннең әһәмиятен билгеләп узды. Мәктәп укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп күрсәтте. Әдәбият елы уңаеннан язучылар бөек якташыбыз иҗатына тагын бер кат басым ясарга кирәклеген, аны онытмавыбызны искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса