Әлмәттә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр
Яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды.
Әлмәтлеләрне һәм кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов тәбрик итте. Бәйрәм кичәсендә төбәк тарихы да барланды. Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Шәһәр һәм районның талантлы үзешчәннәре белән беррәттән диаспоралар да чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа