Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Халыкара инвалид­лар көне уңаеннан тантана узды [+ фото]

"Безгә бәйрәмнәр кирәк. Аларны көтеп алабыз. Бүген дә ашкынып килдек", - диде узган шимбә көнне Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырылган тантанага җыелучылар.

Бәйрәм бүләкләргә дә бай булып чыкты.

Иртәнге сәгать сигез генә булуга да карамастан, кемдер үз аягы белән, кемдер коляска тәгәрәтеп, таякка таянган, капшана-капшана атлаган кешеләрнең Яшьләр үзәгенә таба кабалана-кабалана баруын күрергә була иде. Спорт ярышларында катнашу өчен ашыгулары икән. Сәламәт булмасалар да, сәламәт яшәү рәвешен юлдаш итеп сайлаганнарга карап сокланмый мөмкин түгел.

Шушында ук медицина хезмәткәрләре ярдәмнәрен тәкъдим итеп тора. Кан басымнарын үлчәтергә, кандагы шикәр күләмен тикшертергә теләүчеләр күп булып чыкты, хәтта берара чират барлыкка килде.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне бәйрәм белән тәбрик итәргә кунаклар да байтак килгән. Бу соңгы елларда проблемаларга йөз белән борылу баруын тагын бер кат раслый. Моны үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та билгеләп үтте. Быел 760 инвалид реабилитацияләүнең техник чаралары, 270 е санаторий-курортларга юлламалар белән тәэмин ителгән. Әлбәттә, шәһәрдә һәм районда 12 меңгә якын инвалид яшәвен исәпкә алганда, бу әллә ни күп түгел. Ләкин барыбер алга атлау. Әлмәттә инвалидларның 5 иҗтимагый оешмасы эшли. Марат Гыйрфанов аларның җитәкчеләренә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне социаль яклауда актив эш алып барганнары өчен калабызның 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей билгеләрен тапшырды. Спортның паралимпия төрләре буенча республика ярышларында катнашучылар да район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Спорт дигәннән, инвалидлар республика, Россия һәм халыкара ярышларда да катнашалар. Әлмәтлеләр командасы Татарстанда иң яхшылардан санала. Быел гына да якташларыбыз голбол һәм шахмат буенча республика чемпионатында беренче, инвалидларның XXI спорт фестивалендә икенче, Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте коллективлары арасында волейбол буенча чемпионатта өченче урын алдылар. Ә Рамил Илалетдинов - терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында биатлон буенча дөнья чемпионы. Бәйрәм тантанасында республика спорт ярышларында призлы урыннар алган 34 инвалид шулай ук бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Тормыш кырыс, заманалар үзгәрде, һәркем үз дөньясына бикләнеп яшәргә тырыша дигән сүзләрне еш ишетергә туры килсә дә, рәхмәт сүзләре дә күп әйтелә. Шөкер, әйләнә-тирәбездә мохтаҗларга ярдәм кулын кызганмаган олы йөрәкле, шәфкатьле затлар да бар. Аларны чарада күрү икеләтә куанычлы булды. Иганәчеләр бүләк иткән мультиваркалар, газ плитәсе, тузан суырткыч, микродулкынлы мич һәм башкаларны алуга сертификатлар, фотоаппарат, телевизор, спорт киемнәре, глюкометрлар, тонометрларга һәм башкаларга һәркем шатланды, кат-кат рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Сәхнәгә РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Кайгыртучанлык" фондын гамәлгә куйган Ришат Әбүбакиров та күтәрелде. Быел хәйрия фонды авыру балаларга 500 мең сум акча бүлеп биргән. Киләчәктә дә изге гамәлне дәвам итәчәкләренә ышандырды якташыбыз. Ә бу юлы ике бала тәрбияләүче I төркем инвалид Евгения Кочемасовага матди ярдәм күрсәтелде.

Үзешчәннәр дә читтә калмады. Алар үзләренең иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Тантана ахырына якынлашты. Гадәттә концерт-театрларда утырганда соңгы номерлар яңгырый башлау белән кайберәүләр чыгышларның тәмамланганын да көтмичә гардеробка киемнәрен алырга йөгерә. Физик мөмкинлекләре чиклеләр көчле рухлары, тормышны яратулары белән генә түгел, бу яклап та үрнәк булып чыкты. Соңгы сәхнә номерын алкышларга күмгәннән соң гына алар китәргә кузгалды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Рафаэль Хәйретдинов, 29 яшь:

- Бәхетсезлек очрагына моннан 20 ел элек юлыктым. Мәктәптән кайтканда автобус бәрде. Нәтиҗәдә инвалид калдым, коляскада гына йөрим. Нинди генә хәлдә булсаң да, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Мин спорт белән чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Армрестлинг буенча Татарстан чемпионатында беренче урын алдым. Башкаларга да киңәшем шул: спортны яратыгыз, үзегезне чыныктырыгыз, шул чакта күңелегез көр, рухыгыз нык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250