Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән 28, 53 яшьлек ике ир-ат реанимациядә ята

Әлмәттә газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә янган 28 һәм 53 яшьлек ир-атларның хәлен бүгенгә табиблар авыр бәяли

Шимбә көнне Әлмәттәге Чапаев урамы, 3 адресындагы күпфатирлы йортта газ баллоны шартлап, ике фатирда янгын чыкты.

1 февраль көнне 19 сәг. 55 минутта бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә Чапаев урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 5 каттагы ике фатирны ут биләп алган була. Янгынның башка фатирларга да күчү ихтималы арта.

Янгын сүндерү вакытында 5 нче катта янган ике кешегә тап булалар. Тиз арада зыян күрүчеләр ашыгыч ярдәм табибларына тапшырыла. Янгынны сүндерү барышында фатирларны йөреп чыгып, йорттан тагын 9 кеше эвакуацияләнә.

Хәбәр килеп 25 минут дигәндә янгынның юлын кисәргә, ә 20 сәг 38 минутка аны сүндерүгә ирешәләр. Тик ялкын ике фатир, атап әйткәндә, 40 кв.м. мәйданда мөлкәтне юкка чыгара. Якынча исәпләүләр буенча килгән зыян 250 мең сум дип исәпләнә.

Зыян күрүчеләр 1986 һәм 1961 елгы ир-атлар, алар бу йортта фатирны вакытлыча куллануга алган була, тәннәренең 90 проценты пешкән хәлдә Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250