Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Физкультурачылар көне кысаларында спорт даны аллеясына нигез салынды

"Юбилейный" Спорт сарае һәм йөзү бассейны кебек спорт корылмалары уртасында мәһабәт чыршылар үскән бер аулак урын бар. Нәкъ менә шунда спорт даны аллеясы булачак.

Якынлашучы юбилей тантаналары алдыннан һәм Физкультурачылар көне кысаларында биредә аның беренче ташын салдылар. Ничә дистә еллар дәвамында һәр әлмәтлене сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән фидакарь шәхесләр моңа лаек. Таш куеп аллеяга нигез салу тантанасында район башлыгы Мәҗит Салихов та шул фикерне әйтте:

- Әлмәт республиканың көньяк-көнчыгышында спорт үзәге буларак билгеле, массакүләм спорт чаралары уздыру буенча республикада лидерлар сафында. Физик культура һәм спорт өлкәсендә нефтьчеләр һәм төбәкнең башка предприятиеләре, оешмалары белән уртак тырышлыгыбыз иң югары максатларны яуларга этәрә. Халкыбыз өчен 560 тан артык спорт объекты эшли. Әлмәт районында бүгенге көндә 60 мең кеше спорт белән актив шөгыльләнә. Елдан-ел төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, спортчыларыбыз казанышлар тупланмасын тулыландыра. Бу үзе бер кыйммәт!

Ике тапкыр Олимпия чемпионы, чаңгычы Ольга Данилова, аквабайк буенча дөнья финалының бронза призеры Вячеслав Колотовкин, ветераннар арасында штанга күтәрү буенча дөнья кубогында алтын медаль яулаган Сергей Лисичкин, гер спорты буенча дөнья чемпионатында көмеш медальгә лаек Дмитрий Петровичев, паралимпия комитетының чаңгы узышы буенча дөнья кубогын откан Рамил Илалетдинов, грек-рим көрәше буенча профсоюзлар оештырган дөнья чемпионаты призеры Марсель Вәлиев, радиопеленгация буенча Европа чемпионы Нәҗип Мохитов, самбо буенча Европа чемпионы Минзаһит Баһаутдинов һәм башкалар - Әлмәт тәрбияләгән спортчылар. Бүгенге һәм киләчәк буыннар аларны белергә хаклы.

Элегрәк хәбәр иткәнчә, аллеяның да, спортчыларга һәйкәлнең дә нинди булачагы әлегә тәгаенләнмәгән, шулай да чыгымнарның да зур булачагын чамаларга була. Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров бу бурычны җирле казна гына тарталмаячагын искәртеп, махсус фонд булдырырга тәкъдим итте һәм якташларын да бу эшкә кушылырга чакырды:

- Җирлектәге һәр спорт төренең иганәчесе - хәерхаһлы предприятиесе бар дияргә мөмкин. Алар да кушылыр, без дә өлеш кертербез. Районны гына түгел, республиканы, Россияне данлаган спортчылар аллеясы шәһәрнең иң гүзәл почмагына әйләнергә тиеш, - дип эшкә хәерле сәгать теләде депутат.

70 ел элек кара алтын ятмаларын "Уку, спорт һәм эш бергә атларга тиеш" девизы белән үзләштерә башлаганнар. Бүген дә мөнәсәбәт үзгәрмәде: "Нефть - тормыш өчен" шигаре белән эшлиләр. Җирлектәге бихисап спорт корылмалары алар ярдәме белән торгызылды да. Бу - вәзгыятькә спорт ветераннары карашы. Сүз уңаенда, чарада төбәк җитәкчесе аларга юбилей билгеләрен тапшырды.

Физкультурачылар көне уңаеннан бәйрәм салмак кына шәһәр паркына күчте. Биредә спорт хәрәкәтенең иң актив вәкилләрен, тренерларны, физкультура хезмәткәрләрен юбилей һәм мактау билгеләре, Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Әлмәтне спорт шәһәре буларак танытучыларга, җаның теләгән спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыручыларга рәхмәт! Әлмәтлеләр күңелендәге бу сүзләрне яшь спортчы Малик Сабирҗанов җиткерде.

Петр Новиков, спорт ветераны: Минем бөтен гомерем спорт белән бәйле. Институтны тәмамлаганнан соң төрле вазифаларда 48 ел эшләдем. Шуңа күрә бу вакыйганы бик тә әһәмиятле гамәл дияргә хакым бар. Чөнки массакүләм физкультура һәм спорт - ул сәламәтлек тә, буш вакытны файдалы уздыру да, хезмәткә һәм оборонага әзерлек тә, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да. Ә спорт Әлмәт өчен ул шәһәр әләме. Элек-электән калабыз спорт казанышлары белән дан тотты. Көндәшләр куркып тора иде. Миңа калса, бүген спортчыларны әзерләү дәрәҗәсе тагын да ныгыды. Ә менә массакүләм спорт, киресенчә, сүлпән. Балалар хәзер нәрсә белән генә шөгыльләнми, аларны ишегалды спорт мәйданчыкларында күрмисең. Пропаганда көчле булырга тиеш. Бүген исә телевизордан антипропаганда алып баралар дип саныйм.

Хәмит Фәттахов, озак еллар Әлмәт физкультура көллияте (ул вакытта техникумы) директоры булып эшләгән ветеран: Әлмәттә балалар һәм яшьләр һәрвакыт сәламәтлеккә омтылды. Казан Универсиадасы да республиканың бу өлкәдә алдынгы икәнен раслады. Мин спорт массакүләм төсен югалтты димәс идем. Чөнки шәһәрдә менә дигән спорт базалары төзелде. База бар икән, балалар да, өлкәннәр дә, пенсионерлар да шөгыльләнәчәк. Спорт даны аллеясы булдыру -спортка яхшы мөнәсәбәтнең, игътибарның бер күрсәткече. Аны күптән гамәлгә кую кирәк булган. Бу зур бәйрәм. Бирегә танылган спортчылар: яше дә, өлкәне дә киләчәк.

Әлмәттә 563 спорт объекты, 14 спорт федерациясе, 7 спорт клубы эшли. Әзерләү үзәге саналган 8 балалар спорт мәктәбе бар. Аларда 4 меңнән артык яшь әлмәтле шөгыльләнә.

5 әлмәтле СССРның, Россиянең һмәм Татарстанның атказанган спорт мастеры исеменә ия. 3 кеше - Халыкара класслы спорт мастеры. 58 е СССР, Россия һәм Татарстан спорт мастеры исемен йөртә.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250