Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә елның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе билгеле булды

Яшьләр үзәгендә "Татарстанның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе" республика бәйгесенең муниципаль этабы булып узды

. Бәйге ике өлештән торды. Аның беренчесендә - "Үз-үзеңне тәкъдир итү"дә бәйгедә катнашучылар иҗтимагый тәрбиячеләр институтына, балаларга, хезмәттәшләренә, гаиләләренә карата үзләренең мөнәсәбәтен ачып бирергә һәм тормышта булган өстенлекләрен күрсәттергә тиеш иделәр. Икенче өлештә балигъ булмаганны реаәилитацияләү буенча һәркем үзенең авторлык программасын бәян итте. Жюри җиңүчеләрне номинацияләр буенча билгеләде. 16 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Курмаева I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Социаль педагог Лилия Вәлиуллина ("Ракета" яшүсмерләр клубы) белән Новоникольск Мәдәният йорты директоры Фәридә Хәмидуллина II һәм III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250