Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Елның иң яхшы бизнес проекты” бәйгесенә йомгак ясалды

Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында иң яхшы бизнес-проектка уздырылган бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты дипломнары һәм бүләк алуга сертификатлар тапшырылды.

Хәбәр иткәнебезчә, яшьләрне эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларның бу өлкәдәге сәләтләрен ачып, аларны үстерү максатыннан өченче ел рәттән "Елның иң яхшы бизнес проекты" бәйгесе оештырыла. Бу юлы конкурста тугыз уку йорты студентлары катнашкан. Алар тапшырган 24 проектның 6 сы соңгы этапка узган иде. Студентларның һәрберсе үзенең эшен яклап чыгыш ясады. Алты эш арасыннан иң яхшы бизнес-проект дип физик культура көллияте студентлары Ләйсән Әхмәтшәрипова һәм Дарья Ершованыкы табылган. Аларның эше ДЦП диагнозы булган 7-10 яшьлек балаларны су ярдәмендә терәкләндерүгә багышланган. Әлмәт нефть институтыннан "Скважиналарның забой алды зонасын эшкәртү өчен җайланма ярдәмендә катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруда нефть чыгаручы предприятиеләргә хезмәтләр күрсәтү" бизнес-проектын төзегән Марат Юмадилов, Сергей Сабанов, Екатерина Ишкова, Ирина Прониналарга икенче урын бирелде. "Икътисад, идарә итү һәм хокук институты" ЧОУ ВПОның Әлмәттәге филиалы студенты Сергей Лепяцкийның шиннарны утильләштерү турындагы проекты өченче урын белән бәяләнгән. Бәйгедә акив катнашканнары өчен "ТИСБИ" идарәсе, Туполев исемендәге милли тикшеренү-техник университетлары филиаллары, һөнәри һәм медицина көллиятләре, политехникум, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айрат Каюмов конкурс эшләре өчен авыл хуҗалыгы, җитештерүчәнлек, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, сәүдә-күңел ачу үзәкләре төзелеше, социаль эшмәкәрлек, халыкка хезмәт күрсәтүләрнең өстенлекле юнәлешләр булып билгеләнүен искәртте. Ул бәйгедә катнашучы студентларның үзләрен грамоталы, инициативалы, бүген үк киләчәкләре турында кайгыртучы, "ә иң мөһиме, Әлмәт муниципаль районында җитештерүчәнлекнең яңа төрләрен үстерү" хакында фикер йөртүче яшьләр буларак күрсәтүләрен әйтте.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250