Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-күзлегеннән” бәйгесенең зона туры старт алды

Бу минутларда Әлмәттә "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-күзлегеннән" бәйгесенең зона туры бара.

Әлеге этапта 8 муниципаль районнан - Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Сарман, Зәй һәм Чистайдан барлыгы төрле номинацияләрдә 39 кеше катнаша.

Бәйге Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиковның чыгышы белән башланып китте. Ул бәйгедә катнашучыларга уңышлар, республика этабына лаеклыларның чыгуын теләде.

"Татэнерго" ААҖ идарәсе начальнигы, "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, зона туры бәйгесе жюри рәисе Гүзәлия Әхмәдиева биредә җыелган хатын-кызларның үз районнарында инде болай да җиңүче булуларын билгеләп үтте, аларга әлеге мәртәбәле бәйгедә зур уңышларга ирешүләрен теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250