Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесенең төбәк этабы үтте

Әлмәттә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесенең төбәк этабы узды.

Кичә "Нефтьче" Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгышындагы 8 районнан 30 дан артык кеше җыелды.

Бәйгене сәламләү сүзләре белән район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова ачты. Ул чыгышында әлеге чараның максатын һәм әһәмиятен ассызыклады, муниципаль районнардагы хатын-кыз берлекләренең зур эшен билгеләп үтте һәм җиңүләр теләде. Бәйгедә җиңүчеләр Казанда уздырылачак финалда катнашачак. Залда башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар да күп иде.
Бәйгедә катнашучылар "Өченче яшь героинясы", "Ир-ат - игелекле йөрәк", "Ир-ат - лидер", "Хатын-кыз - ана", "Минем язмышым - минем һөнәрем", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухи кыйммәт", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе", Хатын-кыз - бизнес-леди", "Хатын-кыз - галим" номинацияләрендә көч сынашты.
Әлмәт муниципаль районыннан аларда Лидия Старшинина ("Өченче яшь героинясы"), Василий Архипов ("Ир-ат - игелекле йөрәк"), Геннадий Денисов ("Ир-ат - лидер"), Мәдинә Гатауллина ("Хатын-кыз - ана"), Ирина Волокитина ("Минем язмышым - минем һөнәрем"), Людмила Шатунова ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухи кыйммәт"), Галина Кузьмина ("Хатын-кыз - ел үрнәге"), Вера Головина ("Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе"), Лилия Хуҗина ("Хатын-кыз - галим"), Гүзәл Миранова ("Хатын-кыз - бизнес-леди") катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса