Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә "Эколидер" бәйгесе: яңа исемнәр

Үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү экология һәм табигатьтән файдалану департаменты эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Бездә инде менә ничә еллар «Балалар бакчасы - мәктәп - урта-махсус уку йорты - югары уку йорты - предприятие - халык» программасы буенча эш киң җәелдерелә.

Шәһәр һәм район уку йортлары, предприятие-оешмалары арасында «Кеше һәм табигать», «Эколидер» республика бәйгеләре зур популярлык казанды. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы канаты астында ел саен үткәрелеп килә. Былтыр гына да «Эколидер» бәйгесендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, «Татнефть» ААҖ, «ТатнефтьЭнергосервис» УК ҖЧҖ, «Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте һәм телестудиясе, «Луч» телекомпаниясе, «Баланы үстерү үзәге» - 36 нчы балалар бакчасы дипломнар белән бүләкләнделәр.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты мәгариф учреждениеләре арасында менә инде бишенче ел рәттән «Эколидер» бәйгесе үткәрә. Анда мәктәпләр, көллиятләр укучылары, техникумнар, институтлар студентлары актив катнаша: тере табигать өлкәсендә күзәтүләр алып баралар, урман хуҗалыкларына ярдәм итәләр. Әйтик, 16 нчы мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге шәкертләре «Мәктәбемнең сәламәтлеге» проекты кысаларында әйләнә-тирә мохитка экологик мониторинг үткәрәләр.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты экологик икеайлыкта, «Үз агачыңны утырт», «Татарстанның чиста урманнары» киң колачлы акцияләрендә актив катнашучыларны да игътибарыннан читтә калдырмый. Бу чаралар нәтиҗәсендә районыбызда инеш ярлары, автомобиль юллары кырыйлары чүптән арындырылды, чишмәләр төзекләндерелде, урманнар чистартылды, шәһәрдә агач үсентеләре утыртылды.

«Эколидер» бәйгесенә йомгак ясап, бәйге комиссиясе шәһәребезнең югары һәм урта-махсус уку йортлары студентларының аеруча актив булуын билгеләп үтте. Ә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елында балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә Табигать йорты ачылды. Ул үсеп килүче буын өчен зур куаныч булып тора.

Экологик тәрбия һәм белем бирүдә күпьеллык тырыш хезмәтләре, экологик чараларда актив катнашканнары өчен 30 нчы «Снегурочка» (мөдире Фәния Рәхмәтуллина), 53 нче «Светофорик» (мөдире Гүзәл Дерзакова), 62 нче «Тирәк» (мөдире Рәзинә Кәлимуллина) мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре Мактау грамоталары белән билгеләп үтелделәр.

«Иң яхшы педагог-эколог-2013» номинациясендә 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасы мөдире Татьяна Гудакова җиңүче дип танылды.

«Эколидер» бәйгесендә беренче урын 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасына (мөдире Наталья Строкина) бирелде.

Районыбыз авылларындагы «Сказка» (Кичү, мөдире Валентина Нуретдинова), «Күбәләк» (Елховой, мөдире Гөлнур Сәлахова), «Родничок» (Васильевка, мөдире Наталья Кашманова) балалар бакчалары да грамоталар һәм призлар белән билгеләп үтелделәр.

Шәһәр һәм район уку йортлары арасында беренче урынга балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге (директоры Светлана Шәйхаттарова) лаек булды.

Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева, авыл җирлекләре башлыклары Дания Хәйрисламова (Елховой), Илдар Рәхимов (Миңлебай), Галина Туманова (Кичү), Лилия Гыйниятуллина (Яңа Кәшер) «Эколидер» бәйгесендә актив катнашкан өчен Рәхмәт хатына лаек булдылар.

«Иң яхшы педагог-эколог» номинациясендә Әлмәт һөнәри көллияте директоры Иван Рябов җиңүче дип танылды.

«Эколидер» бәйгесендә катнашучыларның барысын да һәм җиңүчеләрне яңа уку елы башлану уңаеннан тәбрик итәбез һәм Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елын куанычлы нәтиҗәләр белән төгәлләргә чакырабыз.

Галина РЯБОВА

экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250