Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә дәвалау-профилактика учреждениеләренең иң яхшы машина йөртүчесен ачыкладылар

Калабызның дәвалау-профилактика учреждениеләре арасында агымдагы елның иң яхшы машина йөртүчесе ачыкланды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әлеге өлкәдә мондый беренче бәйге 2007, икенчесе 2011 елда үткәрелгән булган. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин әйтүенчә, быелдан башлап ул һәр елны оештырыла башлаячак. Бу юлы осталыкларын 9 шофер сынады. Аларның юл хәрәкәте...

Калабызның дәвалау-профилактика учреждениеләре арасында агымдагы елның иң яхшы машина йөртүчесе ачыкланды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әлеге өлкәдә мондый беренче бәйге 2007, икенчесе 2011 елда үткәрелгән булган. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин әйтүенчә, быелдан башлап ул һәр елны оештырыла башлаячак. Бу юлы осталыкларын 9 шофер сынады. Аларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре, машина йөртү осталыклары, кичекмәстән юл-транспорт вакыйгасына чакыруны ничек кабул итүләре һәм башкалар тикшерелде. Җиңүче булып перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе шоферы Даниил Осипенко танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250