Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә әдәби ишегалды ачылды

2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан әлмәтлеләргә шатлыклы бүләк ясалды.

Җирле хакимият һәм республика тарафыннан шәһәрнең Габдулла Тукай проспектында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәл артындагы сквер төзекләндерелде. Бүген аны тантаналы рәвештә ачтылар.

Чарага мәктәп укучылары, язучылар, журналистлар, укытучылар - әдәбиятка битараф булмаган һәркем килде. Бу - Әлмәт районында быел төзекләндерелгән парк зоналарының дүрттән берсе.

Чарага килгән район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова әлмәтлеләр өчен бу әдәби күңел ачу һәм аралашу өчен бер дигән урын булып калачагын искәртеп үтте. Моңарчы да ял итәрдәй, дуслар белән очрашып аралашыр өчен урыннар нефтьчеләр каласында шактый иде. Шуларга хәзер менә тагын берсе өстәлде.

Биредә хәзер буккроссинг өчен берничә китап киштәсе, ятып китап укыр өчен уңайлы утыргычлар, саф һавада йөрер өчен киң мәйдан булдырылды.

Әлмәт язучылар бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев әлеге ишегалдында төрле чаралар узачагына ышандырып калды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру да быел әлеге мәйданда узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса