Әлмәт таңнары

Әлмәттә бәйрәм гөрли

Бүген Әлмәттә зур бәйрәм - нефтьчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Кара алтын табучыларны тәбрик итәргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Бәйрәм нефтьчеләр ярдәме белән капиталь ремонт уздырылган "Иске Әлмәт" район Мәдәният йортын ачудан башланды.

Эстафетаны шәһәр мәйданы кабул итеп алды. Һәр елдагыча, "Татнефть" карамагындагы һәр предприятие үз почмагын булдырган. Һәммәсендә күргәзмәләр оештырылган, җыр яңгырый, уен-көлке, сәүдә бара. Рөстәм Миңнеханов "Елховнефть", "Лениногорскнефть" нефть-газ чыгару идарәләре һәм "Татнефтегазпереработка" шәһәрчекләрендә тукталып, аларның күргәзмә аша чагылдырылган эшчәнлекләре белән танышты.

Татарстанда нефть табыла башлауга быел 71 ел булды. Бүгенге уңышлар артында күпме кешенең хезмәте ята. Аларның исемнәре бәйрәм тантанасында тагын бер кат барланды, ветераннарга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Сәхнәләштерелгән күренештән соң мәйдан буенча алкышлар астында хезмәт алдынгылары, һөнәри осталык бәйгесендә һәм спартакиадада җиңүчеләр, булачак нефтьчеләр - студентлар, сәләтле балалар һәм башкалар үтте.

- Нефтьчеләр республика тормышында актив катнаша. Бүген Татарстанның Россия Федерациясендә лидер булып саналуы күпчелек нефть сәнәгате, бигрәк тә "Татнефть" һәм кече нефть компанияләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә. Рәхмәт сезгә, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. - Хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алар да ирләр белән иңгә-иң нефть чыгару башында торганнар. Авыр чор булган, хәзер исә нефть сәнәгате - иң инновацион, иң алдынгы тармак. Әмма без аңа нигез салган ветераннарны онытырга тиеш түгелбез. Республика турында сөйләгәндә нефтьчеләр, компания турында да әйтми калмыйбыз. Бу аңлашыла да, чөнки "Татнефть" - профессиональләр компаниясе. Бу Президент бәяләмәсе генә түгел, әлеге хакта башкалар да әйтә. Бүген безгә өйрәнергә киләләр, партнер итәләр. Мин киләчәк елларның да уңышлы үтәчәгенә шикләнмим, чөнки безнең зур запасыбыз бар. Әмма иң зур ресурс - ул кешеләр, белгечләр. Татарстанның тагын 100-200 ел дәвамында нефть сәнәгатенә үз өлешен кертәчәгенә ышанам.

Реклама

Нефтьчеләрне һәм барлык әлмәтлеләрне, кунакларны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов та котлады. Ул һөнәри бәйрәмне эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешеп каршылауларын искәртте. Ассызыкланганча, компаниядә нефть химиясе үсешенә, инновацион технологияләргә зур игътибар бирелә. Шулай ук шәһәр-бистәләрне төзекләндерүгә, торак йортлар, социаль объектлар төзелешенә, реконструкцияләүгә зур ярдәм күрсәтү дәвам итә. Бәйрәм алдыннан гына бихисап объектлар ачылу - моның мисалы.

Татарстан һәм Россия йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Лариса Долина иң матур җырларын бүләк иткән арада ипподромда ат чабышлары барды. Балалар мәйданы да буш тормады, гөрләде.

Бу минутларда Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркта да концерт, күңел ачулар башланды. Берничә сәгатьтән, ягъни 19 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданында Татарстанның яшь артистлары һәм "Фабрика" төркеме чыгышлары башланачак. 21 сәгатьтә безне бәйрәм фейерверкы көтә.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: