Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә буяучылар арасында һөнәри осталык бәйгесе узды

9 июльдә Әлмәттә шәһәрнең төзү оешмалары арасында һөнәри осталык конкурслары башланган иде, ул буяучылар конкурсы белән тәмамланды.

Конкурста «АРСУ», «АИСК», «Арслан», «СМП-Нефтегаз» оешмаларыннан
2шәр кешелек 5 команда катнашты.

Буяучыларга төзелештә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки төзелгән объектның тышкы матурлыгы алардан тора.

Теоретик өлештән соң кызлар практикага керештеләр. Ул билгеле бер участокта сиена буяудан гыйбарәт иде. Бәя куйганда төп критерийлардан тыш пөхтәлеккә һәм эш урынының чисталыгына да зур игътибар бирелә. Конкурста җиңүчеләргә, бүтән конкурсларның призерлары кебек үк, Төзүче көненә багышланган бәйрәм тантанасында бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса