Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә булган фаҗигагә нәрсә сәбәпче булган?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларынча, ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 млн. 300 мең кешенең гомере өзелә.

Әлеге аяныч чынбарлыкка игътибар юнәлтү максатында 2005 елның октябрендә БМОның Генераль Ассамблеясы ноябрьнең өченче якшәмбесен юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне дип игълан итте. Ел саен әлмәтлеләр дә әлеге акциягә теләктәшлек белдерә. 14 ноябрь вакыйгасы сәбәпчедерме - быел аңа кушылучылар аеруча күп булды.

Җаннар күктә

Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрне искә алу акциясе "Панорама" сәүдә-күңел ачу үзәге каршында башланып китте. Чарага килүчеләрнең кулларында юл фаҗигаләрендә үлгән туганнарының, якыннарының, дусларының фотолары. Акциянең асылы йогынты ясагангамы, сурәтләрдәгеләргә гүя җан кергән дә, гүя алар ваемсызлыкның нәтиҗәсе аяныч булуы турында кисәтә...

Юлларда иминлеккә өндәгән чыгышлар Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда дәвам итте. Мәктәп укучылары, студентлар, юл хәрәкәте яшь инспекторлары күтәргән плакатлар да дөньяда кеше гомереннән дә кадерле нәрсә юклыгы турында сөйли. Студент Эмиль Газимов иҗат иткән рэп та шул хакта.

Яшь инспекторлар машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр әзерләгән 100 дән артык мөрәҗәгать-хат һәм белешмәлек таратты. Юлларда һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан болытлы күккә быел Әлмәт юлларында һәлак булганнарны яд итеп 32 ак шар очты. Аларның берсе узган атнада Кичү фаҗигасендә гомере өзелгән 20 нче мәктәпнең биология һәм география укытучысы 43 яшьлек Светлана Подина истәлегенә иде...

Ялгышуга ашыгулар сәбәп

Әлеге резонанслы һәлакәт районның юл хәрәкәте иминлеге буенча ведомствоара комиссиясенең чираттан тыш җыелуына сәбәпче булды. Бүген исә әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү өчен Әлмәткә республика комиссиясе килә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең 17 урынга исәпләнгән микроавтобусына карата балалар ташу өчен тиешле таләпләрнең берсе дә үтәлмәгән. Атап әйткәндә, машина йөртүче медицина тикшерүе узмаган. Соңыннан 56 яшьлек машина йөртүченең юл-транспорт һәлакәте вакытында аек булмавы ачыклана. Аның канында 0,52% алкоголь табыла. Моннан тыш, ул юл хәрәкәте иминлеге буенча инструктаж да үтмәгән, шулай ук транспорт чарасының техник төзеклеге тикшерелмәгән һәм техник карау узмаган булган. Әлеге маршрутка рөхсәтне ЮХИДИ идарәсе шушы таләпләрне үтәү шарты белән биргән була.

Һәлакәтнең беренче сәгатьләрендә үк фаҗига тизлек режимын сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразладылар. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Шәрәфетдинов сүзләренчә, балалар ташучы автобуслар тизлекне сәгатенә 60 км дан да арттырмаска тиеш. Андый транспорт гадәттә тизлек чикләү җайланмалары белән җиһазландырыла. Һәм балалар ташу өчен файдаланыла торган автобус руле артына утыручыларның өзлексез 3 ел стажы булуы да шарт. 2011 елда исерек килеш руль артына утырган өчен 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, февраль аенда гына аны кулына алган, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенә исә 2 октябрьдә генә урнашкан, шул вакыт эчендә видеотеркәү җайланмаларында 7 кагыйдә бозуы теркәлеп, 7 мең ярым сум штраф алган кешене ничек балалар белән чыгарып җибәргәннәр? Бу сорауга компетентлы органнар алдында җавап тотарлар әле.

Яхшысы бар, тик кыйммәт

Балалар ташу өчен бөтен шартлары булган 15-20 урынлы автобуста Казанга бер барып кайту мәгариф идарәсенә 18-20 мең сумга төшә. Җәй айларында сирәк, ләкин кышка керү белән каладан читкә көнаралаш диярлек балалар алып чыгарга туры килә. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында да мәктәп директорлары якын көннәрдә балаларны кайсын спорт ярышына, икенчеләрен олимпиадага җибәрү тиешлеген искәртте. ЮХИДИ вәкилләре озатуны оештыру ихтималы турында да әйттеләр. Тик очрашуда ачыкланганча, инспекторлар автотранспорт саны 3 тән дә ким булмаган очракта гына озата барырга тиеш.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев белдергәнчә, көн саен 45 торак пункттан 25 маршрут буенча 699 укучы (шуларның 154 е башлангыч сыйныфтагылар) юлга чыга. Мәктәп автобуслары балалар ташу өчен тиешле бөтен шартларга җавап бирә. Тик юллар торышы канәгатьләнерлек түгел. Бу хакта "Әлмәт-Автодор" җәмгыяте директоры Владимир Тиханков чаң суга.

- Сәнәгать, атап әйткәндә, нефтьчеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырдан юлга балчык ташый. Машина йөртүчеләр, шул ук мәктәп автобуслары хуҗасы - Әлмәт пассажир автотранспорты берләшмәсе бу хәлдән миңа зарлана. Әлеге хәлнең сәбәпчеләре исә безнең гозергә колак та салмый, - ди ул.

Кичү һәлакәтеннән соң бигрәк тә мондый юллардан балаларны мәктәпкә тыныч күңел белән ничек озатмак кирәк?! Әнә бит дүшәмбе көнне ата-аналар Кләмәнтәйдән балаларын Сәрән мәктәбенә җибәрмәде.

Сүз уңаенда, кулланучылар хокукын яклау буенча олимпиаданың соңгы турына 6 укучы барырга тиеш була. Кызларның берсен әтисе үз машинасы белән илтә китә. Фаҗига турында ишетү белән алар борылып кайтыр юлга чыга. Балалар савыгып чыккач, аларга олимпиаданың соңгы турында катнашу мөмкинлеге бирелә. Ул Әлмәттә махсус уздырылачак. Мәгариф министрлыгы шулай хәл иткән.

Нәтиҗә көтелгәнчә түгел

Бу елның 10 аенда гына да Әлмәт шәһәре һәм районы территориясендә 215 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 32 кешенең (3 есе балалар) гомере өзелгән, 300 гә якыны төрле дәрәҗәдә имгәнүләргә дучар булган.

- Быел 1 сентябрьдән кайбер кагыйдә бозуларга штраф күләме артса да, көтелгән нәтиҗә юк. Юл-транспорт һәлакәтләре саны, юл йөрү кагыйдәсен бозулар сизелерлек кимеми, - дип искәртә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Шәрәфетдинов.

ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларынча, елның 10 аенда Әлмәт идарәсе тарафыннан гына 52532 административ материал төзелгән. Шуларның 2575 е - балаларны махсус утырту җайланмаларсыз йөртүчеләр. Аның өчен штраф - 3 мең сум (махсус утыргыч та шул ук бәядә!). 2435 очракта кагыйдәне җәяүлеләр бозган. 846 беркетмә исә руль артына исерек килеш утырган өчен төзелгән.

Дөньяда көн саен 3 меңнән артык кеше үлә, 100 меңләбе имгәнүләргә дучар була. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге - яшьләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елга юл һәлакәтләре үлем һәм имгәнүләргә китергән өченче сәбәп булачак дип фаразлый.

Ләйләгөл Минаева

Лилия Седельникова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250