Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Бүләк җыю” үткәрелде

Көтеп алынган сабан туйлары килеп җитте.

Район авылларында бу бәйрәм 7-8 июньдә үтә, шәһәрдә төп тантана 13 июньгә билгеләнде. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән авылларның борынгыдан килгән традициясе "Бүләк җыю" үткәрелде.

1 июньдә татар халкының бу күркәм йоласына шәһәр кешеләре дә шаһит булды. Әлмәтнең үзәк мәйданыннан 2 фаэтон һәм милли костюмнар кигән 4 җайдак кузгалып китте. Әлмәт һәм Кичүчат ат спорты мәктәпләренең тренерлары һәм укучылары артистлар белән бергә шәһәр буйлап ат өстендә һәм кареталарда үттеләр, сабан туе якынлашу турында хәбәр салдылар. Җыр-биюләр белән шәһәр халкын һәм кунакларны татар халкының милли бәйрәменә чакырдылар.

Иҗат төркеме матбугат вәкилләре белән бергә сәүдә нокталарын йөреп чыкты. Шәһәр эшкуарлары матур йоланың яңаруын хуплап каршы алдылар, кунакларны милли киемнәр киеп каршы алдылар, сабантуйга дип бүләкләр бирделәр.

Артистлар бүләк бирүчеләрне җыр-биюләре белән куандырдылар, татар, рус, мордва, чуаш телләрендә кешеләрне бәйрәмгә чакырдылар. Ленин мәйданында һәм Яшьләр үзәге каршында театрлы тамаша бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Төрле-төрледән бүләкләр күп җыелды: көнкүреш техникасы алырга сертификатлар, уенчыклар, спорт җиһазлары, фотоальбомнар, косметика әйберләре һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса