Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә биш җитәкче эштән азат ителде

Бүген дүшәмбе киңәшмәсе эштән җибәрелүче җитәкчеләр исемлеген игълан итү белән башланды.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәфыйк Сафинны район башлыгы Айрат Хәйруллин ӘМР Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырып, лаеклы ялга озатты.

Башка эш урынына китү сәбәпле, район башкарма комитетының төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин, Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Йосыпов үз вазифаларыннан азат ителде. "ӘМРның административ-хуҗалык идарәсе" МУП директоры Раян Мөхәммәтҗанов, физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Геннадий Золкин да хезмәт юлларын башка юнәлештә дәвам итәргә булган. Бүгеннән башлап "ӘМРның административ-хуҗалык идарәсе" МУП директоры вазифаларын башкаручы итеп Александр Глазков билгеләнде. Шулай итеп, ул җитәкчелек иткән эшмәкәрләр департаменты директоры кәнәфие дә бушап калды.

Болардан тыш, Әлмәттә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урыны буш, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, социаль мәсьәләләр, инфраструктура буенча урынбасарлары да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса