Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә беренче кабат җинаять-башкару системасы ветераннары көнен билгеләп үттеләр

16 ноябрьдә Россиядә беренче кабат җинаять-башкару системасы ветераннары көнен билгеләп үттеләр.

Бу чарага багышланган тантанадан әлмәтлеләр дә читтә калмады. 14 ноябрьдә шәһәребездә урнашкан 8 нче төзәтү колониясендә учреждениедә хезмәт куйган фидакарьләрне зурладылар.

Бәйрәм чарасы төзәтү колониясенең алтын юбилее уңаеннан булдырылган музей белән танышудан башланды. Биредә ветераннар советы рәисе Әмин Хәсьянов колониянең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган аерым вакыйгаларны, ярты гасыр дәвамында учреждениедә срокларын тутыручыларны төзәтү юлында башкарылган мөһим чараларны искә төшерде. Хәер, тантанага җыелганнар болар турында үзләре үк күреп белә. Ник дигәндә, аларның күбесе биредә тырыш хезмәт куйган һәм колониядә булган үзгәрешләргә көчен салган шәхесләр.

Актлар залында дәвам иткән очрашуда җыелганнарны төзәтү колониясе начальнигы Мәсхүт Сабиров сәламләде. Бер очрашу - бер гомер дигәндәй, бу бәйрәмне рәсмиләштергәнче дә биредә җинаять-башкару системасы ветераннары белән даими күрешеп торганнар икән.

- Сез безнең өчен фидакарь хезмәтегез белән үрнәк кешеләр, алга таба да яшь буынны тәрбияләүдә үзегезнең өлешегезне кертүдән туктамагыз, борчу-мәшәкатьләрегез булганда кыенсынмагыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, - диде ул.

Учреждениенең иң актив ветераннары бу көнне Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, 8 нче төзәтү колониясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә ветераннар советы рәисе Әмин Хәсьянов исә бәйрәм уңаеннан һәм ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Россия җинаять-башкару системасы ветераннары советының Мактау грамотасына лаек булды.

Очрашуның рәсми өлешеннән соң тантанага җыелганнар төзәтү колониясендә хезмәт куючыларның эшләү шартлары белән танышты, шулай ук колониядә булган уңай үзгәрешләрне карады. Бүген биредә агач эшкәртү һәм кайбер төзелеш материаллары ясау комплексы, тегү участогы, урта мәктәп һәм һөнәри училище эшләп килә. Хөкем ителгәннәр өчен шулай ук храм һәм мәчет төзелгән. Учреждениенең хезмәт ветераннары бу объектларның кайберләрендә дә булды, шулай ук колония территориясендәге мәдәният клубында концерт карарга да өлгерде. Азактан исә җылы сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте.

Рәдифә Ногманова

Лилия Седельникова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250