Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Балалар планетасы” пәйда булды

Бүгенге көндә Әлмәттә яңа туучылардан алып 2 яшькәчә 700 сабый балалар бакчасына чиратта тора. Ә 3 яшьтән 7 гәчә нәни әлмәтлеләр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урыннар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Чиратта торган иң кечкенәләрнең дә бер өлеше балалар бакчасына юллама алачак. Бүген Әлмәттә ачылган "Балалар планетасы" үзәгендә нәкъ менә шундыйлар өчен бер төркем каралган да. Яңа ачылган балалар бакчасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та кунакта булды.

Бүгенге вакыйганың төзүчеләр көненә туры килүе символик мәгънәгә ия. Бу хакта балалар бакчасы белән танышканда республика хөкүмәте рәисе дә ассызыклады.

- Әлмәтлеләр хәтерли булыр, әле моннан ун ел элек кенә бу урында берни дә юк иде. Кыска гына вакытта Әлмәт эчендә яңа шәһәр калкып чыкты: йортлар төзелде, заманча мәктәп, балалар бакчалары сафка басты, - диде Илдар Халиков "Яшьлек" микрорайоны үсешенә ишарәләп.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада объектлар күп төзелә. Ләкин шулар арасында зур шатлык, канәгатьлек хисе тудырганы - балалар бакчалары.

- Бу - гадәти объект, күчемсез милек кенә түгел. Бу - киләчәк. Әлмәтнең, Татарстанның, илнең киләчәге, - диде кала кунагы.

Илдар Халиков белдергәнчә, Татарстан Президентының ихтыяри карары белән соңгы елларда Әлмәттә генә түгел, республиканың башка калаларында да яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр кебек балалар өчен шундый матур сарайлар үсеп чыкты. Нәтиҗәдә, узган ел 5 мең нәни татарстанлы бакчага урын белән тәэмин ителде. Быел исә 10 мең сабый мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрү мөмкинлеге алды.

- Инициативалы кешеләр, әлеге башлангычны гамәлгә ашыручылар булмаса, боларның берсенә дә ирешә алмас идек, - диде хөкүмәт рәисе. Һәм бу сарайларда балаларның җирлекнең һәм төбәкнең уңышлы киләчәген тәэмин итә алырлык белем үзләштерәчәкләренә ышаныч белдерде. Өй туен котлап, бакчага 4 проектор һәм 13 ноутбукка сертификат бүләк итте.

260 урынга исәпләнгән яңа бакчада көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Бакча мөдире Эльвира Гиниатуллина белдергәнчә, эшчәнлектә техник иҗат юнәлешенә игътибар зур булачак. Шулай ук 4 төркем милли мәгарифкә өстенлек бирәчәк.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса