Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә балалар иминлеген кайгырталар

16 июнь көнне «Нефтьче» Мәдәният сараенда киңәшмә булып узды.

Ул җәйге каникуллар чорында белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф оешмалары шәкертләре белән бәхетсезлек очраклары килеп чыгуны, балаларның имгәнүен булдырмау, аларның иминлеген тәэмин итү буенча оештыру һәм профилактика чаралары комплексын тормышка ашыруга багышланган иде.

Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев, ЮХИДИ начальнигы Валерий Гыйздәтуллин, Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча баш дәүләт санитар табибы Риваль Сәхәбетдинов һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса