Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте

Ел саен Өлкәннәр көне алдыннан шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла.

Менә бу юлы билгеләнгән көнне - шимбә һәм якшәмбе көннәрен әлмәтлеләр көтеп алды.

Сәгать әле сигез булуга да карамастан, "Көнбатыш" сәүдә комплексына байтак халык җыелган иде. Бу аңлашыла да, өлкәннәргә һәр тиен кадерле. Ә биредә бәяләр түбән. Дөрес, ярминкәдә һәркем катнаша һәм теләгән әйберен сатып ала ала.

- Без ел саен бәрәңге һәм башка яшелчәләрне күпләп ярминкәдән сатып алып, гараждагы базыбызга салып куябыз, кыш буе рәхәтләнеп ашыйбыз, - диде 45 яшьлек Илһам Закиров.

Кешеләр нигездә бәрәңгене күпләп ала. Бәрәңгенең бәясе быел 11-12 сум тәшкил итә. Сарман, үзебезнең Әлмәт районының Ерсубайкино бәрәңгесен сатып торучылар да байтак иде. Шулай ук Удмуртиядән алып килүчеләр дә бар. Башлы суганны 12 сумга тәкъдим итеп торалар. Аны да капчыклап алучылар күзәтелде. Кишер, кәбестә, кызыл чөгендернең дә бәясе (10-12 сум) базарга караганда күпкә арзанрак булуы белән игътибарны җәлеп итте. Дөрес, әлегә алар күп урында сатылмый. Бу әлеге яшелчәләрне алырга иртәрәк булуы белән аңлатыладыр. Райпо үзләре җитештергән продукциядән тыш, халыктан җыелган яшелчәләрдән тыш дару үләннәре дә алып килгән. Шәхси йортларда кош-корт асрап яшәүчеләргә аларның катнаш азыгы бик тә ярап куйды.

Кайберүләр махсус бал, кәрәз алырга чыккан. Өч литрлы банкага тутырылган бал 800-1000 мең сум сорап торалар иде.

Итне быел бер генә урында саталар иде. Токарликов исемендәге ААҖнең килосы 205 сумнан тәкъдим иткән сыер ите янында ике көнне дә чират тезелде. "Шимбә төшкә кадәр ике түшкәне сатып бетердек", - диде ит чабучы.

Помидор, татлы борыч, виноград ише яшелчә-җимешнең дә бәясе түбән булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Кемдер алган әйберен үз машинасына төяде, ә пенсионерлар бәрәңге һәм башка яшелчәләрен транспортта бушлай алып кайтты. Ел саен аларга бу максатка транспорт бүлеп бирелә. "Яшь гвардия"челәр яшелчәләрне машинага ташуда һәм өйгә кертеп бушатуда булыша. Әлмәтлеләр, бигрәк тә олы яшьтәгеләр бәяләрдән һәм сатуга алып килгән әйберләрдән канәгать булуларын белдерде. Бу атнада ярминкәгә чыга алмаганнар кайгырмасыннар, ул киләсе ял көннәрендә һәм 5 октябрьдә дә уздырыла.

Миңнур Шәйдуллина, пенсионер:

- Үзебез дә утырткан идек, бәрәңгебез эре булды, ләкин чери. Шимбә көнне ярминкәдән алучылар бу бәрәңгене мактадылар, менә без дә сатып алырга булдык. 11 сумнан килосы. Кыйммәт түгел. Ярминкәләр бик тә кирәк. Без аны көтеп тордык. Рәхмәт оештыручыларга.

Нурия Галиәхмәтова, шәһәрдә яшәүче:

- Элек үзебезнең дә бакчабыз бар иде. Өлкәнәйгәч, аңа йөрүләр авырлашты. Хәзер бакча тотмыйбыз, барлык яшелчәне ярминкәләрдән генә сатып алабыз. Менә хәзер дә аның оештырылуын ишеткәч, бирегә ашыктык. Бүген бәрәңге алдык. Шулай ук суган, кәбестә һәм башкасын да алачакбыз. Бәяләр кыйммәт түгел. Бәрәңге 11 сум. Аны бит утырттың да бетте түгел, шулай ук чыгымнары байтак була. Сатучылар килсен генә.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250