Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ашыгыч ярдәм машинасы ауган: ике фельдшер зыян күргән

Әлеге юл-транспорт вакыйгасы бүген, 30 сентябрьдә, көннең беренече яртысында була.

Ашыгыч ярдәм машинасы Ленин урамы буйлап, тавыш һәм ут сигналы биреп, автовокзалга таба хәрәкәт итә торган була. Шул ук вакытта Радищев урамыннан (сул яклап) яшел утка "ВАЗ" килеп чыга һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә соңгысы ава. Шунда ук өченче машинага да хилафлык килә.

Фаҗигадә ашыгыч ярдәм машинасында булган ике фельдшер зыян күрә. Алар медсанчастька озатыла.

Ашыгыч ярдәм машинасының Юкәле авылына балалар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтенә баруы була.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Фотолар «ВКонтакте» «Аlmet News» төркемнәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250