Әлмәттә «Apollo-Т» заводы ачылды
Түбән Мактамада территориясендә клапаннар җитештерү буенча заводның беренче чираты ачылды.
Кореяның «Apollo» һәм Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук республика җитәкчелегенең теләктәшлеге, муниципалитет ярдәме белән әлеге уртак предприятиене оештыру эше моннан ике ел элек башлана.
Һәм менә югары дәрәҗәдәге автоматлаштырылган, заманча җиһазлар урнаштырылган предприятиенең беренче чираты әзер.
Завод ачу тантанасына килгән Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров аның Әлмәттә генә түгел, республика сәнәгате өчен дә зур вакыйга булуын билгеләп үтте.
- Бүген югары технологияле производство эшли башлады. Компания республикада күптән түгел генә эшли башлавына да карамастан, үзен ышанычлы, югары квалификацияле партнер итеп танытты. Бу проект та дәвамлы булыр, икенче, өченче этаплары да уңышлы тормышка ашырылыр дип ышанам, - дип ул Татарстан Президентының котлауларын җиткерде.
Корея республикасының Россиядәге илчелегенең икътисади сораулар буенча вәкиллекле министры КАН Дэ Су, «Apollo» президенты КВОН Тэ Гын да мондый хезмәттәшлеккә шат булуларын белдерделәр, завод исеме - «Аполло-Т», ягъни Т хәрефләре өстәлү Татарстанны һәм«Татнефть»не гәүдәләндерүен әйттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов районда ТР Президенты, хөкүмәтебез ярдәме белән инвесторларны җәлеп итү буенча максатчан эш баруын ассызыклады.
«Аполло-Т» заводы ачылу Россия базарына тагын да уңышлырак чыгу мөмкинлеге бирә. Инде хәзер үк илнең, республиканың нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре, шул исәптән «Татнефть» заводның кулланучылары булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа