Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Анатолий Никифоркин истәлегенә волейбол турниры узды

Бүген спорт сөючеләр футбол буенча ДЮСШка Анатолий Никифоркинның истәлегенә багышланган турнирга җыелды.

Анатолий Никифоркин быелның 27 августында арабыздан китте. Ул 1948 елның 23 августында Ямаши авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген Ямаши урта мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый. 1983-1991 елларда КПССның Әлмәт шәһәр комитетында оештыру бүлеге мөдире, икенче секретарь, беренче секретарь булып эшли. 1991-1994 һәм 1995-2002 елларда "Татнефтегаз" идарәсендә начальник урынбасары, 1994-1995 елларда халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы рәисе, 2002-2005 елларда "Татнефть-Нефтехим" ҖЧҖендә маркетинг бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. 2005 елдан Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы ярдәмчесе булып эшли, 2006-2011 елларда - Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе, район башлыгы киңәшчесе. 2011 елның апреленнән ветераннар советы рәисе урынбасары итеп сайлана.

Волейболчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов һәм ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов сәламләде. Алар А. Никифоркинның район тормышына зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Улы Владислав Никифоркин турнирны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса