Әлмәттә алимент түләмәүчеләргә җәзалар катгыйлана
Балаларына алимент түләмәүче әти-әниләрне «уятып җибәрү» өчен өстәмә чаралар булдырылырга мөмкин. Татарстан Президенты Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә шундый бурыч куйды. Әлмәттә дә алимент түләргә ашыкмаучылар очрый. Аларны киләчәктә нәрсә көтә?
Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең 3 миллиардтан артык әҗәте җыелган. Бурычлылар исемлегендә республикада яшәүче 20 меңгә якын кеше исәпләнә. Бу хакта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, алимент түләмәүчеләргә каршы көрәштә җавапсыз әти-әниләрнең милеген, хезмәт хакын тартып алу, күчемсез һәм күчмә милекне теркәүне тыю кебек чаралар кулланыла. Ә иң үтемлесе – чит илгә чыгу хокукыннан һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында алимент түләү буенча бурычы җыелган 13 мең кешенең чит илгә юллама ала алмавы билгеле. Тагын 3 меңгә якын кешене машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.
Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итүенчә, бурычлылар үз теләкләре белән алимент түләргә ашыкмый, бары тик административ чаралар белән басым ясау гына уңай нәтиҗәләр бирә. Быелның 6 аенда әҗәтләре булганнарны эзләү буенча 802 эш ачылган, 554 «күке» әтинең эзенә төшкәннәр. Әлмәттә бүгенге көндә алимент түләттерү буенча меңгә якын башкарма эш кузгатылган. Шуларның яртысы ахырына җиткерелгән. Хезмәт урыны булган кешенең бурычы 10 мең сумнан ким булган очракта, мисал өчен, суд приставлары акчаны оешмадан гына тотып калуга башкарма документ юллый ала, шул рәвешле башкарма эшкә нокта да куела. Узган елның беренче яртыеллыгында 36 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган булса, быел алар саны 70 ләп. Бу максатларда җинаять эшләре кузгатылудан тыш, атнасына ике тапкыр рейдлар уздыру да үз нәтиҗәләрен биргән.
Алимент түләүдән качып йөрүче, үз балаларына өлеш чыгармаучы яки ярдәм итәргә теләмәүче, турыдан-туры бурычын башкалар җилкәсенә аткаручы ир-атларга каралган административ чаралар исемлегендә 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш тә каралган. Шулай ук 10-15 тәүлеккә кадәр административ арест, яки 20 мең сумга кадәр штраф та бар. Иң кызганычы, тиешле службаларга бу җәзаларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әмма бер тапкыр шушы рәвешле «җавап тоткан» ирләргә болар да сабак була алмый. Шуңа да суд приставларының федераль хезмәте яңа һәм үтемле чаралар булдыру турында уйлана. Атап әйткәндә, эш бирүчеләр әҗәтле хезмәткәр турында хәбәр итәргә, иминият компанияләре аларның иминият түләүләре турында, медицина учреждениеләре бурычлының үзләренә мөрәҗәгать итүе хакында җиткерергә тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа