Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә аквабайк буенча ярышлар узды

Нефтьчеләр көненә багышап Әлмәттә 11 нче тапкыр аквабайк буенча турнир узды. "Динамо" җәмгыятенең төп призы өчен яшүсмерләр һәм юниорлар ярышты.

Шушы ялларда шәһәр күле җанланды. Россиянең бик күп төбәкләреннән спорт сөючеләр, спортның экстремаль төрен үз итүчеләр җыелган иде.

Бу ярышның максаты яшьләрне һәм балаларны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт.

Ярышка район һәм республика җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Спортны пропагандалау өлкәсендә үзләреннән саллы өлеш керткән кунакларга, спортчыларга призлар һәм грамоталар бирелде.

Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса