Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә 5 ай эчендә үлгән кешеләрне теркәүнең 5 процент өлеше вакытында башкарылмаган

Бишмунча муниципаль берәмлегенә караган элеккеге Гөлбакча авылының гамәлдә булмаган зиратында санкцияләнмәгән каберлек барлыкка килгән.

Мәрхүмнең соңгы теләген үтәп булса кирәк, якыннары аны шунда кайтарып күмгән.

Мәетне урнаштырып, закон таләбендә күрсәтелгән 3 көн узгач кына үлем фактын Казан ЗАГСларының берсендә теркиләр. Күмелгән урыны Әлмәт районы буларак күрсәтелгәнгә, әлеге факт бу хакта хәбәрдар булмаган әлмәтлеләрне кара исемлеккә өсти. Моннан тыш, Әлмәт авылларының берсендә шулай "тавышсыз-нисез" барлыкка килгән каберне казып, мәетне тәгаенләргә туры килгән очрак та теркәлгән. Боларны Әлмәт ЗАГС идарәсе җитәкчесе Резедә Заһретдинова үлемне вакытында дәүләт теркәвенә багышланган очрашуда әйтте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, "Ритуаль хезмәт" вәкиле катнашты.

Үлемне дәүләт теркәвен закон кушканча, үлгән көннән яки мәетне тапканнан соң өч көн дигәндә башкарырга кирәк. Шулай булмаганда бу кагыйдә бозып, пенсия, пособие кебек түләүләрнең билгеләнүенә сәбәп була. ЗАГС идарәсе мәгълүматларынча, районда мәетне җирләп 5 ел узгач кына рәсмиләштерү очраклары ачыкланган. Димәк, биш ел дәвамында мәрхүмнең пенсиясен, башка төрле түләүләрен кемдер үзләштергән булып чыга.

2012 ел башында Әлмәттә үлем очракларының 14 %ы вакытында теркәлмәве ачыкланган булса, сәламәтлек саклау учреждениеләре, авыл җирлекләре һәм ритуаль хезмәтләр белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә ел ахырына ул 4 процентка кадәр төшә. Быелның узган чорында вакытында теркәмәү очракларының артуы күзәтелгән. Чагыштыру өчен, былтыр 985 актның иллесе вакытында теркәлмәгән. Аппак, Кичүчат, Урман Кәләе, Яңа Кәшер, Новотроицк, Рус Акташы, Иске Суркин авылларында күзәтелгән хәл бу. Шәһәр зиратларында да мондый җитешсезлекләр бар. Быел Әлмәт районы һәм шәһәре территориясендә белешмәсез күмүнең 36 очрагы ачыкланган инде.

Проблеманы ничек хәл итәргә? Резедә Заһретдинова зиратның зур капкасы бикләнсә, күмү тәртибе турында мәгълүмат тактасы булса, ул, һичшиксез, хәл ителәчәк, дигән фикердә.

- Республикада теркәүне 100 процент закон таләбенә тәңгәл башкаручы районнар бар. Мисал өчен, күрше лениногорскилылар. Моңа ирешү өчен берничә шартны үтәү җитә: үлем очрагында милиция чакырырга, медицина учреждениесенә хәбәр итәргә кирәк. Без медицина белешмәсен кешенең үлгән көнендә үк алырга (экспертиза уздыру зарури очракларда башлангыч белешмә дә ярый) һәм тиз арада ЗАГС органнарына килергә киңәш итәбез. Биредә рәсмиләштерү 15 минут вакыт алачак (идарә җитәкчесе әйтүенчә, Әлмәттә вакытында теркәлгәннәрнең 49 проценты үлгән көнгә туры килә). Мәетне күмәргә килгәндә туганнарның кулында медицина белешмәсе һәм үлемне дәүләт теркәве турында акт булырга тиеш.

Кайгылы башка мәшәкать димәгез, соңыннан мәеткә алда телгә алынганча "ау" башланырга мөмкин.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250