Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә 3 меңләп кеше Кырым автономияле республикасын яклап митингка чыкты

"Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Кырым автономияле республикасын, аның күп милләтле халкын яклап "Кырым, нык тор! Әлмәт синең белән!" дигән митингка яше, милләте, дине, социаль статусы һәм сәяси карашлары төрле булган 3 мең чамасы кеше җыелды.

Төрле сәяси партияләр, җәмәгать оешмалары, профсоюз вәкилләре, ветераннар, яшьләр бер сүздә булып бердәм флаг астына бастылар.

- Без, күп милләтле Әлмәт районында яшәүчеләр, РФ Президенты Владимир Путинның, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, Дәүләт Советының Украинадагы вазгыятьне тыныч юл белән хәл итү, шул исәптән Кырым автономияле республикасы халкын яклау юнәлешендәге гамәлләренә теләктәшлек белдерәбез, - диде, митингка килүчеләрне сәламләп, "Бердәм Россия" партиясе Әлмәт бүлегенең политсовет секретаре Мәҗит Салихов.

КПРФның Әлмәт җирле бүлеге беренче секретаре Александр Агафанов, ЛДПРның республика бүлеге координаторы урынбасары Сергей Гущин да Россиянең халыкара позицияләрен, аның гражданнарының мәнфәгатьләрен яклау турында сүз барганда фикер каршылыкларының арткы планда калуын әйттеләр.

Православие һәм ислам дине тотучыларның җитәкчеләре дә шул фикерне яклап чыгыш ясадылар. Нефтьчеләрнең күп меңле армиясе исеменнән "Татнефть" ААҖ профкомы рәисе Гомәр Яруллин чыгыш ясады.

Митинг ахырында резолюция кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса