Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә 16 яшьлек укучыга карата җинаять эше ачылды

Ленин урамындагы йортларның берсе шартлаячагы турында хәбәр иткән 16 яшьлек укучыга карата Җинаятьләр ккодексының 207 маддәсе, ягъни шартлау турында ялган хәбәр таратканы өчен җинаять эше ачылды дип белдерә Әлмәт шәһәр прокуратурасы.

Мәгълүм булганча, 28 гыйнварда Әлмәт Эчке эшләр идарәсенең дежур частена Ленин урамында урнашкан йортларның берсендә яшәүче ханым шалтыратып, йортларының 30 минуттан шартлаячагы турында хәбәр итә. Бу турыда аңарга билгесез зат җиткергән. Хокук сакчылары тиз арада телефон террористының 16 яшьлек мәктәп укучысы булуын ачыклыйлар.

Әлеге гамәл өчен законда 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса