Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә 1 Май митингы узды [ + фото, + видео]

Илебездә маевкалар, аннан демонстрацияләр рәвешендә узган 1 Майны митинглар алыштырды. Ничек кенә исемләнсә дә, ул һаман да халыкның иң яраткан бәйрәме булып кала бирә. Әлмәтлеләр быел да Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтү өчен Нефтьчеләр мәйданына җыелды.

1 Май - үз хокукларыңны яклап көрәшкә күтәрелү, таләпләрне җиткерү өчен уңайлы көн дә. Әлмәтлеләр дә бу форсаттан файдаланган. Халыкны нәрсә борчый соң? Әйдәгез, алар күтәргән транспарантларга күз салыйк: "Бәяләр үсә - эш хаклары да артырга тиеш", "Лаеклы эш хакы - лаеклы картлык", "Эш хакларын күтәрү - икътисадның да үсеше", " Икътисади үсеш - халык файдасына", "Пенсионерларга һәм студентларга - дәүләтнең реаль яклавы" һәм башкалар.

- Әлбәттә, куандырырлык күрсәткечләр дә бар, - диде профсоюзларның координация советы рәисе Мансур Шәрәпов митингны ачып. - Татарстан 2012 елгы нәтиҗәләр буенча үзенең төбәк лидеры булуын саклап кала алды, уртача эш хакы 16,3 процентка артты. Россия буенча ул 13,9 процент тәшкил итә. Ләкин без лаеклы хезмәт хакы турында сүз алып барабыз, ә ул әлегә бар кешенеке дә тиешле дәрәҗәдә түгел.

Мансур Шәрәпов республикада 25 меңгә якын эшсез теркәлүен, шул ук вакытта реаль икътисадның кадрларга кытлык кичерүен, "кара" хезмәт базарының һаман да күзәтелүе хакында сөйләде. Аның фикеренчә, хезмәтне саклау буенча да хәл итәсе сораулар күп. Эшчеләрнең 38 проценты имин булмаган эш шартларында хезмәт куя. "Гамәлдәге закончалыклар лаеклы пенсия белән тәэмин итми. Уртача дәрәҗәдәге хезмәткәр эш хакына гади генә туклана, гади генә киенә ала, пенсионерлар турында монысын да әйтеп булмый. Өстәвенә бәяләр даими артып тора. Профсоюзларның быелгы төп шигаре шуңа күрә дә "Лаеклы хезмәт, лаеклы эш хакы һәм социаль гарантияләр өчен" дип атала", - диде профсоюзларның координация советы рәисе. Ул митингта катнашучыларны профсоюзларның резолюция формасындагы таләбенә теләктәшлек күрсәтергә чакырды һәм аның республика Президентына һәм хөкүмәтенә җибәреләчәген җиткерде. Резолюция кабул ителде.

Бәйрәм белән район башлыгы Мәҗит Салихов та котлады. Ул тырыш Әлмәт халкының 1 Май бәйрәмен күркәм нәтиҗәләр белән каршылавын билгеләп үтте. Безнең район республиканың муниципаль берәмлекләре рейтингында узган елгы нәтиҗәләр буенча I урын алды, халыкның табигый үсеше сакланды. Соңгы 20 елда беренче тапкыр буларак шушындый ук үсеш авылларда да күзәтелде. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе төбәгебездә 1,3 % тәшкил итте. Хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшартуга юнәлтелгән чаралар өчен 7,5 миллион сумнан артыграк акча тотылды. Сафка кертелгән 155 мең квадрат метр торакның 33 мең социаль ипотека буенча. Болардан тыш "Татнефть" компаниясе, федераль, еспублика һәм район прогрмамалары нигезендә күпме объект сафка бастырылды, реконструкцияләнде һәм капиталь ремонт уздырылды. Район башлыгы бу эшләрнең башында торган "Татнефть"кә һәм башка тармак ияләренә дә рәхмәтен белдереп үтте. Быел "Яшьлек" микрорайонында яңа мәктәп, "Көнбатыш капка"да балалар бакчасы, эре сәүдә объектлары төзелә, фасадлар яңартыла - Әлмәт юбилейларны лаеклы каршы алырга әзерләнә.

Сүз дә юк, проблемалар бар һәм аларны чишү өчен төрле чаралар кулланыла. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров алда да бу җәһәттән эш алып барылачагын җиткерде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, бүген элеккеге елларның иң яхшы эш тәҗрибәләрен кайтару өстендә эш бара. Мисал өчен, производство советларын яңарту өстендә уйланалар, "Хезмәт каһарманы " исемен бирү гамәлгә куелды .

Митингта шулай ук төбәкара профсоюз оешмасы рәисе, Татарстанның иҗтимагый палатасы әгъзасы Гомәр Яруллин, Әлмәт торба заводы яшьләр комитеты рәисе, республика яшьләренең иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Рамил Закиров та чыгыш ясадылар.

Шәһәр һәм районның үзешчән сәнгать осталары иң матур җыр-биюләрен бүләк итте, ә сәүдә рәтләре халыкны тәм-том белән сыйлады. Бәйрәм аннан соң шәһәр паркына күчте.

Гөлчирә Шәмсиева, төзүче: "Без яшь чакларда 1 Май зур бәйрәм иде. Ике көн ялда авылга кайту ягын карый идек. Тик демонстрациягә чыгу мәҗбүри. Авыр сумкаларны күтәреп, кулга чәчәк, шар, транспарант, ягъни кемгә нәрсә тоттыралар, шуны тотып, урам буенча бара идек. Демонстрация беткәч, бөтен кеше вокзал ягына чаба. Ул чакта бит әле бүгенге кебек һәр гаиләдә автомобиль юк иде. Хәзер мәҗбүри булмаса да чыгабыз, рәхәтләнеп концерт карап кайтабыз".

Римма Таҗиева, мөгаллимә: "1 Май ул - хезмәт, бердәмлек, дуслар белән очрашу бәйрәме иде һәм хәзер дә шулай булып калды. Элеккеге елларда без һәрвакыт укучылар белән үзебезнең уй-фикерләрне белдергән транспарантлар белән чыга идек. 1 Майны әле дә көтеп алабыз, күңел һаман да урамга, бәйрәм чарасына тартыла".

Галия Вәлиева, ветеран: "Безнең өчен элеккеге Беренче май ул бөек бәйрәм иде. Парадка коллектив белән әзерләнә идек. Бу безне тагын да туплый, дуслаштыра иде. Демнострациядән соң һәр гаилә туганнарын җыеп бәйрәм итә иде. Ул чорларда мондый таләпләр куелмады, чөнки һәркем үзенең күпме аласын алдан белеп торды. Бүген һәркемгә акча кирәк, эшләрен яхшы башкаралармы-юкмы - бу хакта уйлану юк, бары тик күп түләсеннәр генә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250