Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлмәтнефть” гадәттән тыш хәлләргә әзер

"Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсендә гадәттән тыш хәл булды, террорчылар предприятиенең Тихоновкадагы резервуар паркы территориясенә үтеп керде һәм үзләренең таләпләрен белдереп шартлаткыч куйдылар - әнә шундый уйлап чыгарылган очрак буенча предприятиенең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.

 

Дөнья тыныч түгел. Әле тегендә, әле монда чуалышлар, терроризм очраклары, табигать бәла-казалары, гадәттән тыш хәлләр булып тора. Алар нәтиҗәсендә гаепсез кешеләр зыян күрә, гомерләр вакытсыз өзелә, матди югалтулар санап бетергесез була. Шуңа күрә һәрбер очракка әзер тору кирәк.

Әлмәт төбәгенә икеләтә уяу булырга туры килә. Ник дигәндә, ягулык тутырылган резервуарлар, нефть объектлары һәр адымда диярлек. Шәһәрдә һәм районда мондый очракларны кисәтү, аларга әзер тору буенча максатчан чаралар уздырыла.

- "Әлмәтнефть" идарәсендәге бүгенге өйрәнүләрнең Көньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган вакыйганың унъеллыгына туры килүе очраклы түгел. Хәтерегездәдер, биредә яңа уку елы башлану уңаеннан оештырылган линейка вакытында террористлар һөҗүм итте. Теракт нәтиҗәсендә 334 кешенең, шул исәптән 186 баланың гомере өзелде. Мондый хәлләргә юл куймас өчен өйрәнүләр бик тә кирәк, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков. - Коткаручыларның осталыгын чарлау өчен дә, җитешсезлекләрне, йомшак урыннарны барлау өчен дә кирәк ул. Шәһәр буенча әзерлекне яхшы дияр идем. Яз көне төбәктә узган штаб өйрәнүләренә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге яхшы бәя бирде. Әмма бу тынычланырга мөмкин дигәнне аңлатмый, безнең алда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау бурычы тора. Осталык тормышта чарланганчы, мондый өйрәнүләрдә генә камилләшсен иде.

"Татнефть" компаниясендә дә тактика-махсус өйрәнүләр даими үткәрелә. Ул тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булып тора. Менә бу юлы да "Әлмәтнефть" идарәсенең имтиханны ничек бирүен карарга, үзләренә сабак алырга компаниянең башка идарәләрнең дә куркынычсызлык хезмәте җитәкчеләре килгән иде. Шулай ук хокук саклау органнары, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм башкалар өйрәнү барышын игътибар белән күзәттеләр.

Әле ярый өйрәнүләр генә. Читтән карап торган кеше аның өйрәнүләр икәнлеген белмәсә, куркуга калыр иде. Безгә һәр этапка аңлатма бирелеп барылгач, җиңел булды. Әнә контроль-пост пункты янына машина килеп туктый. Алардан берничә кеше төшеп постта торучыга документларын күрсәтә, үзләрен биредә эшләүчеләр дип таныштыра. Документларының тәртиптә булуын күреп, аларга капка ачалар. Автомат һәм винтовкалар белән коралланган террорчылар (чынлыкта "Татнефть"нең "ЧОП" каравылы хезмәткәрләре) шундук постта торучыны кулга алалар. Объектка хезмәт күрсәтүче тагын бер хезмәткәр әсир ителә. Барысы да күз йомганчы эшләнә. Террорчыларның берсе нефть исәбен алучы узелга шартлаткыч куярга өлгерә. Әгәр таләпләре үтәлмәсә, узелны шартлату белән яныйлар. Шулай итеп, сөйләшүләр башлана. Постта торучының кәрәзле телефоны аша каравыл начальнигына шалтыратып, террорчылар тиз арада полиция яки ФСБ вәкилләре белән тоташтыруларын таләп итә. Вакыт кыска, әмма каравыл начальнигы каушап калмый, террорчылар белән тыныч кына сөйләшү алып бара. Ниһаять, полиция хезмәткәрләре дә элемтәгә чыга. "Әлмәтнефть" идарәсенең Тихоновкадагы резервуарлар паркының "көтелмәгән кунаклары" хөкем ителгән иптәшләрен - радикаль экстремизм вәкилләрен азат итүләрен таләп итә. 10-15 минуттан соң террорчылар үтәлмәс дип уйлап, таләпләреннән баш тарталар.

Әлбәттә, сөйләшү алып барылганда хокук саклау органнары телефон артында гына утырмады, кичекмәстән чара күрергә кереште. Мондый очракларда һәрбер секунд кадерле. Чөнки кеше гомере, безнең иминлегебез хәл ителә. Террорчылар нефтьнең исәбен алучы узелны шартлатып, заложник итеп алынган хезмәткәрләрне дә үзләре белән автомобильгә утыртып, качарга тырышсалар да, ерак китә алмадылар, аларның юлына тиз арада килеп җиткән полиция аркылы төште һәм үзләрен кулга алды.

Өйрәнүләрнең беренче өлеше әнә шулай тәмамланды. "Әлмәтнефть"леләрнең әзерлеге югары бәяләнде.

- Фильм караган кебек булды. Барысы да югары дәрәҗәдә барды, аеруча оперативлык, каравыл начальнигының тынычлыкны саклап калуы ошады. Террорчылар да үз рольләрен яхшы башкардылар. Әлмәт мондый күренешләрдән якланган булырга тиеш, - диде Николай Богданчиков.

- Безнеңчә беренче этап әйбәт узды. Бу өйрәнүләрне башкаларга да таратачакбыз. Башка төрле сценарийлар белән компаниянең башка бүлекчәләрендә дә уздырачабыз. Бүгенге өйрәнү "Татнефть"нең мондый гадәттән тыш хәлләргә әзер булуын күрсәтте, - дип бәя бирде "Татнефть" ААҖнең икътисад куркынычсызлыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Хаеров.

Тактик-махсус өйрәнүләрнең икенче өлеше террорчылар ясаган шартлы аварияне бетерүгә багышланды. Шартлау нәтиҗәсендә нефтьнең исәбен алып баручы узелда янгын чыкты. Аны сүндерүгә 15 нче янгын частенең 2 нче бүлекчәсе җәлеп ителде. Янгын сүндерү белән беррәттән янәшәдәге резервуарларга да ут капмасын өчен су сиптереп, суытып торырга туры килде.

Якында гына Дала Зәе ага. Әгәр нефть Зәйгә төшсә, экологик һәлакәт буласын көт тә тор. "Әлмәтнефть" моңа да әзер булып чыкты. Нефть елгага эләкмәсен өчен тиз арада чаралар күрелә башланды - иң беренче булып җиргә нефть агуны туктату өчен киртә ясалды. Аннан тиз генә аны җыя башладылар. Өйрәнүләрнең икенче өлеше дә уңышлы тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, өйрәнүләр генә булса да, аңа күпме техника, күпме служба җәлеп ителде - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция, медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, эзләү-коткару службасы, "Татнефть"нең үзендә төзелгән штаттан тыш авария-коткару формированиесе һәм башкалар. Аларга тормышта шулай бергә җыелырга туры килмәс дигән ышаныч бар. Әлеге өйрәнүләр әлмәтлеләрнең тылы ныклыгын тагын бер кат раслады.

 

Михаил Ковригин, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының нефть объектларындагы аварияләрне бетерү өчен билгеләнгән коткаручылар отряды командиры:

- Өйрәнүләрнең максаты итеп гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көчнең җитәрлекме-юкмы икәнлеген тикшерү куелган иде. Көч тә, средстволар да җитәрлек булып чыкты. Миңа күренеш бик ошады. Чынбарлыкта була торган хәл. Бездә экология белән бәйле гадәттән тыш хәлләр нигездә нефть түгелү белән бәйле. "Әлмәтнефть"леләр экология турында кайгыртуларын күрсәтте.

 

Сергей Тарасов, "Әлмәтнефть" идарәсенең куркынычсызлык хезмәте начальнигы:

- Безнең хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләргә һәрвакыт әзер. Шуңа да өйрәнүләр оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте, бәя дә лаеклы бирелде. Мин мондый чараларны тагын да зуррак масштабларда даими уздыру ягында. Аларның нәтиҗәсе зур, безне чынбарлыкта ничек эш итәргә кирәклеккә өйрәтә.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса