Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең төзелеш мәйданнарын күзәтү

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты инициативасы белән атна саен Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе, Экология һәм табигать ресурслары департаменты, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе вәкилләреннән торган эш төркеме төзелеш объектларын йөреп чыга.


29 апрельдәге шундый акция вакытында бигрәк тә күп квартирлы торак йортлар, шулай ук социаль һәм мәдәни-көнкүреш объектлары төзелә торган урыннарга аерым игътибар бирелде.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шәһәр территориясендәге төзелеш мәйданчыкларының һәммәсе дә стационар юу постлары белән җиһазланган, азрак колачлы төзелеш объектларында күчмә юдыру җайланмаларыннан файдаланалар. "Яшьлек" һәм "Көнбатыш капка" микрорайоннарында моннан тыш юл капламасын чистарту өчен щеткалары булган махсус техника файдаланыла, кирәк булганда ул төзелеш мәйданчыгына керү юлларында калган пычракны чистартып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса