Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең Төзүчеләр проспектындагы 22 нче йортта яшәүчеләр судан зарлана

"Кышын да, җәен дә бер төстә, ул нәрсә?" дигән табышмак бар. Соңгы елларда безнең йортта яшәүчеләрнең үзенең табышмагы барлыкка килде.

"Язын да, көзен дә ул нәрсә?" Бу табышмакка җавапны безнекеләр генә түгел, янәшәдәге йортларда яшәүчеләр дә шундук әйтеп бирә. Ул, әлбәттә, безнең Төзүчеләр проспектындагы 22 нче йорт каршындагы күлдәвек - менә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр безгә һәм тагын: - Зарлансак та, зарланмасак та файдасы юк, ел да шул ук хәл. Аптыраганнан шалтыратуыбыз бу. Беренче һәм икенче подъездларда яшәүчеләрнең бу чорда дымлылыктан ишекләре бүртә", - дип тә өстәп куйдылар.

Чынлап та, биредә мондый күлдәвек гадәти күренешкә әйләнеп бара. Җәен яңгыр яуса да хасил була ул, ә инде кар эрегән чакта өстәп явым-төшем дә булса, су тротуарга кадәр менеп җитә. Яшәүчеләр мондый вакытларда нәниләрен бала арбасында алып чыгарга мөмкин булмавын әйтәләр. Быел бер тапкыр суны суырткан булганнар, әмма тагын күл хасил булган.

Шәһәрдә яңгыр сулары канализацияләрен чистарту буенча эш алып барыла. Әмма Төзүчеләр проспектындагы 22 нче йортта яшәүчеләр: "Безне бу гына коткармый, коллекторны алыштырырга кирәк", - диләр. Бәлки биредәге коллекторны күптән алыштырган да булырлар иде, әгәр хуҗасы булса. Бу микрорайондагы торак йортларга "10 нчы ЖЭУ" ҖЧҖ хезмәт күрсәтә.

- Яңгыр сулары канализацияләре безгә тапшырылмаган. Алар юл хуҗалыгы карамагында да түгел. Безнең хезмәт күрсәтүдә булган территориядә аларның саны бишәү. Шулай булуга да карамастан, үз хисабыбызга аларны чистартабыз. Ә биредә, Төзүчеләр проспектындагы 20 а, 20 б, 22 нче йортлар янындагысын чистарту әллә ни нәтиҗә бирми, - диде безгә торак-эксплуатация идарәсе җитәкчелеге.

Ләкин, нәрсә генә булса да, мәсьәләне хәл итү кирәклеге ярылып ята. Ә хәзергә биредә яшәүчеләргә язгы ташуны карау өчен елга буйларына барасы юк, ул өй каршында гына.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250