Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең социаль хезмәткәрләре бәйрәм итте

Илебездә 2001 елдан башлап 8 июнь көнне Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бүген Әлмәттә Яшьләр үзәгендә әлеге һөнәрне үз итүчеләр өчен бәйрәм оештырылды.

Бүген безнең районда социаль яклау өлкәсендә 300 ләп кеше хезмәт куя. Алар тарафыннан халыкка 88 төр дәүләт, 11 төр муниципаль хезмәтләр күрсәтелә. Болар психологик ярдәмнән алып финанс-икътисади хезмәтләрне үз эченә алган.
Бәйрәм сәбәпчеләрен котларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин килгән иде. Ул үзенең чыгышында социаль хезмәткәр һөнәренең мактаулы, үзенчәлекле булуын, мәрхәмәтлелек белән сугарылуын ассызыклады, фидакарьләргә районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Арада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Мактау грамотасын алучылар да булды.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов коллективның социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча үзләренә йөкләтелгән бурычны уңышлы үтәүләрен билгеләп үтте. Коллективта нигездә хатын-кызлар. Аларның һәммәсе сабыр, кешелекле, игътибарлы, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы, игътибарлы, ягымлы, мәрхәмәтле сыйфатларына ия. Социаль хезмәткәр булып әнә шундый кешеләр генә эшли ала. Закирҗан Шакирҗанов аларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул да алдынгыларга идарәнең Рәхмәт хатларын тапшырды. "Әлмәт таңнары" газетасы да хәйрия эшчәнлекләрендә актив катнашканы өчен мондый бүләккә лаек булды.
Социаль яклау идарәсе ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе В.Ф.Хуҗахмәтов бу хакта чыгышында искәртеп узды. Ул да буш кул белән килмәгән: социаль яклау идарәсенә ветераннар советының Рәхмәт хатын тапшырды.
Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Үзешчәннәребез бу җиңел булмаган өлкәдә эшләүчеләргә иң матур җырларын, биюләрен бүләк итте.
Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса