Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә инде бер тәүлек җылы һәм кайнар су юк

Дүшәмбе көнне төштән соң шәһәребезнең "Тургай", "Яшьлек", "Могҗизалар кыры", "Көнбатыш капка" микрорайоннарында яшәүчеләр кайнар сусыз һәм җылысыз калды. Бүген шушы тирәдә урнашкан мәктәпләрдә дәресләрне кыскартырга мәҗбүр булдылар.

Моның сәбәбе Әминов урамындагы 9 нчы йорт артындагы торбаүткәргечтә килеп чыккан өзеклек булып чыкты.

- Кичә 13 сәгать 30 минутта "10 нчы ЖЭУ"га 4 һәм 5 нче ЦТПда басым төшүе турында хәбәр килде, бер сәгатьтән соң башка ЦТПларда да шушындый хәл күзәтелүе турында билгеле булды. 4 нче район котельныеннан килүче торбаүткәргечтәге өзеклек урыны табылды, биредә төне буе эшләделәр. Бүген 15 сәгатьләр тирәсендә барлык йортларда да җылылык булачак. Барлык авария бригадаларына йортларны тикшерергә күрсәтмә бирелде, - диде торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Дамир Аскиев.

АПТС директоры Василий Юрченко әйтүенчә, әлеге 426 миллиметр диаметрлы торбаүткәргеч моннан 20 елдан артык элек салынган булган. Төзүчеләр эш барышында торба өстендә бетон кисәге калдырганнар. Өзеклек нәкъ шушы урында коррозия нәтиҗәсендә килеп чыккан. Җылылык 7 йортта гына өзелгән, калган йортларда җылылык системасындагы температура 25 градуска кадәр төшкән генә булган. "Без үзәк җылылык пунктларында циркуляцияне туктатмадык, - диде директор. - Иртәнге сәгать 3 кә кадәр җиде йорт җылылыктан өзелгән иде. Аннан соң торбадагы су эретеп ябыштыру эшләрен алып барырга ирек бирмәгәч, Төзүчеләр проспекты белән Әминов урамы арасындагы йортларны да өзеп торырга мәҗбүр булдык. Калган йортларда ЦТПлардагы температура төшү сәбәпле салкын булды. Иртәнге сәгать алтыга кадәр эшләдек. Хәзер режим торгызылды. Кичкә кадәр температура үз хәленә кайтыр дип уйлыйбыз". Василий Юрченко шәһәрдә яшәүчеләрдән вакытсыз уңайсызлыклар килеп чыкканы өчен гафу үтенде.

- Өзеклектән качарга мөмкин түгеллеген һәркем аңлыйдыр. Бу әлеге торбаүткәргечтәге беренче өзеклек. Яз көне барлык торбаүткәргечләргә дә гидравлик сынау үткәрергә планлаштырабыз. Алар "йомшак" урыннарны ачыклаячак, ремонт планына шуларга карап төзәтмәләр кертеләчәк, - диде ул.

Шәһәрдә яшәүчеләр арасында моңа аңлаешлы якын килүчеләр дә булды. Мисал өчен, Төзүчеләр проспектындагы 12 нче йортта яшәүче Александра Викентьева: "Аварияләрне сорап алмыйлар. Мондый хәлләр була инде. Фатирның суынганын сизмәгән дә идем әле. Кайнар су кранын ачкач кына батареяны да тотып карарга булдым. Фатирларда катып үләрлек салкын булмады" - диде.

Бу минутларда әле батареяларга җылы килеп ирешмәде. Вәгъдә ителгәнчә, кичкә кадәр фатирлар җылыныр, краннардан кайнар су ага башлар дип ышанасы килә.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250